Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россиялеләрнең пенсияләре 1 гыйнвардан 7,3 процентка үсәргә мөмкин

Бу хакта Дәүләт Думасының Социаль сәясәт комитеты әгъзасы Светлана Бессараб хәбәр итте

2025 елның 1 гыйнварыннан россиялеләрнең пенсияләре 7,3 процентка артырга мөмкин. Индексанция эшләмәүче һәм эшләүче пенсионерларга да кагылачак.

«Пенсия һәм социаль фондлар бюджеты турындагы закон проекты нигезендә, 2025 елда иминият пенсияләрен 1 гыйнвардан 7,3 процентка индексацияләү тәкъдим ителә», — дип аның сүзләрен китерә РИА Новости.

Депутат билгеләп үткәнчә, 2026 елдан Россиядә пенсияләрне елга ике тапкыр индексацияләү планлаштырыла. Әйтик, 1 февральдән алар инфляция проценты нигезендә үсәчәк, ә 1 апрельдән фондның инвестпортфеле үсешенә карап артачак.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rossiyalelarnen-pensiyalare-1-gyinvardan-73-procentka-usarga-momkin-5894148

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса