Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россия Герое Иван Додосов Шигали авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны белән очрашты

Геройлар кул бирешеп күрештеләр

Питрәч авылыннан Россия Герое Иван Додосов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хәбибуллин Яңа Шигали авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Алексей Макаровны туган көне белән котладылар. Аңа бүген 96 яшь тулды.

Чын күңелдән сезгә бәхет, сәламәтлек, иминлек һәм тыныч күк йөзе телибез. Тормышыгызның һәр көне туганнарыгыз һәм якыннарыгызның мәхәббәте белән тулып торсын. Хезмәтегез өчен рәхмәт, - дип котлады ветеранны Альберт Хәбибуллин.

Рәсми котлаудан соң, Алексей Макаров шкафтан үз костюмын медальләр һәм орденнар белән алды.

Миңа да, синең кебек үк, ут һәм су аша узарга туры килде. Мин синең бүләкнең әһәмиятен беләм, - дип мөрәҗәгать итте ул Иван Додосовка. 


   

Юбилярга концерт куйдылар, барлык кунаклар артистлар белән бергә «Катюша» дигән популяр совет җырын башкардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса