Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россиядә ипотека кыйммәтләнәчәк

Фаразлар буенча, яңа төзелешләргә ипотека ставкалары 7,5-8,5 процент дәрәҗәсендә тирбәләчәк, ә икенчел базарда тугыз-ун процентка кадәр күтәреләчәк.

Якын арада яңа төзелешләргә һәм икенчел базарда ипотека ставкалары артырга мөмкин, дип кисәтте «Открытие Research» идарәче директоры Константин Енин. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Ипотека ставкасын арттыру айлык түләүнең үсешен тәэмин итәчәк», — ди белгеч.

Енин фаразлары буенча, ел азагына Үзәк Банкның төп ставкасы артканда, яңа төзелешләргә ипотека ставкалары 7,5-8,5 процент дәрәҗәсендә булачак, ә икенчел базарда тугыз-ун процентка кадәр күтәреләчәк.

Үзәк Банк 23 апрельдә төп ставканы 0,5 процент пунктына — еллык 5 процентка кадәр арттырды. Бу 2014 елның декабреннән максималь үсеш адымы. Күрсәткеч артканнан соң, Россия банклары кертемнәргә процент ставкаларын күтәрә башлады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X