Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Россиядә минималь хезмәт хакы арта

    2017 елның 1 июленнән Россиядә минималь хезмәт хакы 4 процентка - 7,8 мең сумга кадәр артачак.

    Дәүләт Думасы шул хактагы закон проектын икенче һәм өченче укылышта кабул итте, дип хәбәр итә "Новости" РМА. 2016 елның 1 июленнән минималь хезмәт хакы күләме аена 6204 сумнан 7,5 мең сумга кадәр күтәрелгән иде.

    2017 елда минималь хезмәт хакы арту 930 мең хезмәткәргә кагылачак, аларның 70,4 проценты - дәүләт һәм муниципаль учреждение хезмәткәрләре.

    Әлеге закон проектын тормышка ашыру өчен 6,74 млрд сум акча таләп ителәчәк, шул исәптән 2,27 млрд сум - федераль бюджеттан.

    Татар-информ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: