Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Рөстәм Миңнеханов: антисептикларга бәяләр артуга юл куярга ярамый

    Татарстан Президенты дезинфекция чаралары җитештерә торган предприятиедә булды.

    (Питрәч, 20 март, "Питрәч-информ", Маргарита Петрова)
    Интернетта антисептикага спекуляция һәм бәяләр артуга юл куярга ярамый, дип саный Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.
    Республика башлыгы дезинфекция өчен чаралар җитештерү күләмен арттыру турында сөйләшү өчен "Аромат" АҖендә булды. Компания моны эшли ала, әмма моның өчен махсус акциз кирәк. Рөстәм Нургалиевич мәсьәләне хәл итүне шәхси контрольгә алды.
    "Интернетта хәзер антисептик чараларны югары бәядән тәкъдим итүче спекулянтлар үрчеде. Моңа юл куярга ярамый. Антисептикларны сәүдә һәм даруханә челтәрләре аша тиешле күләмдә сатуны тәэмин итәргә кирәк", - дип ассызыклады ул.
    Питрәчлеләр билгеләп үткәнчә, район үзәгендә антисептик табу шактый катлаулы. Сатучылар сүзләренчә, аларны күпләп сатып алалар, шуңа күрә алар тиз бетә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: