Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Рөстәм Нигъмәтуллин Питрәч районында яңа амбулаторияне, терлек сую цехын бәяләде һәм җирле эшмәкәрләрне тыңлады

Татарстан Республикасы Премьер министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Питрәч районында эш визиты белән булды.

Район Советының еллык йомгаклау утырышында катнашудан тыш, ул республика делегациясе белән бергә Кощак һәм Шигали авыл җирлекләрендә дә булды. Беренчесендә кунакларга күптән түгел капиталь ремонттан соң ачылган клубны һәм ачылышка әзерләнүче яңа амбулаторияне күрсәттеләр. Ә икенчесендә - шушы көннәрдә районда ачылган беренче терлек сую цехы. Утырыш алдыннан район башлыгы Илһам Кашапов кунакларга күргәзмә буенча экскурсия уздырды, анда район эшмәкәрләре үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр, питрәчлеләр үзләренең барлык уңышлары турында сөйләделәр. Рөстәм Нигъмәтуллин кече һәм урта бизнесның һәр вәкилен тыңлады, аларга берничә сорау бирде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса