Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Саклану министрлыгы белән контракт төзегән чит ил кешеләре гражданлык ала алачак

Шартлар буенча, контракт бер елдан да ким булмаган вакытка төзелергә тиеш

РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзегән чит ил гражданнарының гадиләштерелгән формада Россия гражданлыгын алу мөмкинлеге бар.

«Россия Кораллы көчләрендә яки хәрби формированиеләрдә махсус хәрби операция үткәрү чорында хәрби хезмәткә контракт төзегән чит ил гражданнары, Президент указы нигезендә, Россия Федерациясе гражданлыгын алу турында гариза белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы», – дип хәбәр итте контракт буенча хезмәткә сайлап алу пункты офицеры Егор Горячев.

Шартлар буенча, контракт бер елдан да ким булмаган вакытка төзелергә тиеш, указ нигезләмәләре шулай ук мондый хәрбиләрнең гаилә әгъзаларына – иренә, хатынына, балаларга, ата-аналарга да кагыла.

«Хәрби хезмәттән азат ителгән затлар, шулай ук аларның гаилә әгъзалары Россия Эчке эшләр министрлыгының территориаль органына яшәү урыны яки килү урыны буенча, ә алар булмаган очракта Россиядә әлеге вакытта яшәү урыны буенча Россия гражданлыгына кабул итү турында гариза бирә ала», – диде ул.

РФ гражданлыгына кабул итү турында гариза бер ай эчендә карала, нинди дә булса документларга төгәллек кирәк булганда бу срок өч айга кадәр артачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса