Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәле авыл җирлегендә су белән тәэмин итү проблемасы хәл ителәчәк

Бу үзара салым программасы ярдәмендә мөмкин булды

Фото: ©️ Инесса Егорова / «Питрәч-информ»

Элеккеге авыл тормышы үткәндә кала бара, элек өйгә су алып кайту өчен чиләк-көянтәләр асып, ә кайчакта авыр флягалар белән чишмәгә яки коега баралар иде. Шәле авылы халкы суның краннан килүенә күптәннән ияләшкән инде. Ләкин суүткәргеч челтәрләренең тузуы аркасында кайчак су булмый тора. Су белән тәэмин итү проблемасын үзара салым республика программасы ярдәмендә хәл итәчәкләр.

– Җәен бигрәк тә су җитми, трасса тузган. Торбаларны бер урында ямап куйсак, икенче урында тишелә. Гражданнар җыенында бу проблеманы үзара салым программасы аша хәл итәргә карар кылдык, – диде авыл җирлеге башлыгы Илшат Әхмәтҗанов.

Идеяне барысы да хуплады, акча җыю йөз процент башкарылды. Һәркем 500әр сум акча тапшырды, аның гомуми суммасы республика акчалары белән бергә бер миллион сумнан артык тәшкил итте. Эшләр сентябрь азагында башланган, алар ике урамда – Дружба һәм Һади Такташ урамнарында башкарыла.

– Без 1100 метр озынлыктагы суүткәргеч салу өчен 1 млн 475 мең сум акча алдык. Аскы өлешкә ком сибәбез, торба салабыз, абонентларны тоташтырабыз, өстен ком белән каплыйбыз. Шуннан соң траншея казыла һәм пресслау эшләре башкарыла, – дип сөйләде “Район коммуналь челтәрләре” ҖЧҖ директоры Валерий Чернов.

Коммуналь хезмәткәрләр сак, пөхтә һәм ашыкмыйча эшлиләр, чөнки җир астында газ челтәрләре дә, электр челтәрләре дә бар. Кешеләрне, бигрәк тә пенсионерларны, җылысыз һәм яктылыксыз калдырырга ярамый. Монда бит өлкән буын кешеләре күп яши. Бу эшләргә якынча бер ай вакыт китәчәк.

– Без боларның барысы өчен дә акчаны үзебез теләп бирдек, су кирәк, аннан башка булмый, – диде авылда яшәүче Гомәр Идрисов.

– Бу трасса салынганга 50 ел үтте инде, ул бик нык тузган, даими рәвештә аварияләр булды. Яңарткач барысы да яхшы булыр. Без болар өчен һәркемгә: эшчеләргә дә, җитәкчелеккә дә рәхмәтле булачакбыз, – дип өстәде Исламгали Мөхетдинов.

Шәле авыл җирлеге – үзара салым программасында даими катнашучы, шуның хисабына барлык юллар диярлек ремонтланган.


Теманы дәвам итеп

Ленино-Кокушкинода Солнечная урамындагы 418 метр озынлыктагы юлга вак таш җәйгәннәр. Казанская һәм Солнечная урамнарында яшәүче һәркем 5000 сум тапшырган. Республиканыкы белән бергә гомуми сумма 775 мең сум тәшкил итә.

Кәвәлдә Школьная урамында 805 метр юлга һәм Советская урамында 209 метр юлга вак таш түшәгәннәр. Биредә авыл халкы 1000әр сум җыйган, республика ярдәме белән бергә 870 мең сум булган.

Екатериновка авыл җирлегендә Нептун авылы зиратына юлны 95 мең сумга ремонтлаганнар, Екатериновканың Переулочная урамында 262 мең 500 сумга, Урта Дәүләтъяр авылында Новая һәм Ленин урамнарында 560 мең сумга һәм Нагорная урамында 90 мең сумга юл эшләре башкарганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса