Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәле авылы мәктәбендә укучылар район газетасы фотохәбәрчесе белән очрашты

Илшат Гали улы очрашу барышында укучыларны журналист һөнәре белән таныштырды.

Шәле мәктәбендә редакциянең иң өлкән хезмәткәре, район газетасы фотохәбәрчесе Илшат Гайсаров балалар белән очрашты. Балалар мәктәпнең актлар залына җыелып, кунаклар килгәнен көтте. Алар янына Илшат Гали улы хезмәттәше, редакциянең иң яшь вәкиле Маргарита Петрова белән килде. Ул интернетта басманың сайтын алып бара, анда барлык газета материаллары кәгазь вариантта басылып чыкканнан соң эләгә. Фотохәбәрче үзе белән «Зенит-ЕТ» фотоаппаратын, УПА-601 фото зурайткычын, ачыгайткыч, кассеталар, пленкалар алып килде, аларны мәктәп музее фондына тапшырды.

Илшат Гали улы очрашу барышында укучыларны журналист һөнәре белән таныштырды.

– Мәкалә язар алдыннан, башта теманы сайларга кирәк, – дип сүзен башлады ул. – Кайчакта тема үзеннәнүзе табыла: танылган якташларыбыз килә, нинди дә булса яңа объект – хастаханә, мәктәп, балалар бакчасы ачалар. Ә кайвакытта тема көтмәгәндә килеп чыга, мәсәлән, янгын яки башка гадәттән тыш хәлләр булганда. Шул ук вакытта алдан белгән чаралар бар, мәсәлән, һөнәри бәйрәм яки халык күңел ачулары. Барысы да тәҗрибә белән килә, башта миңа өлкән коллегаларым, абыем, Татарстанның танылган журналисты Мәгъсүм Гәрәев ярдәм итте.

Кайвакыт мин бик мәшгуль кешеләрдән интервью алам, мәсәлән, сыер савучы яки механизатор. Аларны арытмас өчен, эшләреннән бүлмәс өчен, сорауларны алдан ук әзерләп куям. Геройларны фотога төшергәндә, төрле ракурстан берничә кадр ясыйм, ә алардан иң яраклысын редакциядә коллектив белән киңәшеп сайлап алабыз. Кайвакыт бер кадр төшерерлек кенә мөмкинлек була, мәсәлән, кырда алдынгыларны бүләкләгәндә. Ул чакта бөтен осталыгымны эшкә җигәм. Журналист өчен иң мөһиме – газетаның булачак герое белән уртак тел табу осталыгы, ул миндә яхшы килеп чыга. Минем яраткан репортажларым спорт чаралары белән бәйле, уеннарны кызыксынып күзәтәм һәм язам, туган як табигатен фотога төшерәм, – дип билгеләп үтә Илшат Гали улы.

Очрашуда укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алды.

Шуларның берсе: “Сез кайсы танылган кешене фотога төшердегез?” соравы. Алар бик күп булып чыкты, иң истә калганнары арасында – сәясәтче Дмитрий Медведев, Татарстан Президентлары Минтимер Шәймиев һәм Рөстәм Миңнеханов, хоккейчы Данис Зарипов. Очрашуда аеруча актив булганнарга кунак бүләкләр тапшырды. Аларны Илшат Шаһвәлиев, Ильяс Заһфаров, Тимур Хөснетдинов, Талия Галиева һәм башкалар алды.

Биографиясе

Илшат Гайсаров Шәле авылында туып-үскән. 1970 елдан бирле фотоаппараттан аерылмый, редакциядә 37 ел эшли, анда 1987 елның 23 сентябрендә урнашкан. Ул район газетасы укучыларына кырдан хәбәрләр алып кайта, спорт яңалыклары белән уртаклаша, игенчеләр турында яза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса