Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Салкын Чишмәдә бер километрдан артык юл яңартылды

Авылның ике урамына да яңа асфальт җәелде

Салкын Чишмә авылында юлларга асфальт җәю буенча масштаблы эшләр төгәлләнеп килә. Иске асфальт канәгатьләнерлек хәлдә түгел иде, аңа алмашка яңасы килде. 

Тукай урамында кичә асфальтның аскы катламы җәелде, биредә каток эшләде. Нариманов урамында авыл мәдәният йорты янындагы юлда өске катлам белән мәшгуль булдылар. Уңай һава шартларында эшне ике көн эчендә тәмамлау планлаштырыла.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Шәйхетдинов хәбәр иткәнчә, ремонт республика программасы буенча 27 миллион сумга алып барыла. 

- Яңа асфальтның гомуми озынлыгы 1300 метр чамасы: берсендә 510 метр, икенчесендә 770 метр. Юлның киңлеге - 3,5 метр. Гомумән алганда, районда планлаштырылган сезонлы юл эшләре 45 процентка төгәлләнгән, - диде ул.

Күрше Ленино-Кокушкино авылында Казанская урамында гражданнар мөрәҗәгате буенча урам юлларын ремонтлауның республика программасы буенча эшләр башкарылды. Салкын Чишмәдәге кебек үк, Питрәчтә Мелиораторов, Гагарин, Советская, Осипов, Олимпийская, Никольская урамнарында, Питрәч-Олан Иле юлы, Олан Илендә Звездная урамнарында да асфальт юл салынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса