Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Салым кәгазе килмәсә, нишләргә?

Салым хәбәрнамәләре милек хуҗаларына җибәрелә яки салым түләүченең шәхси кабинетында салым түләү вакыты чыкканчы 30 көннән дә соңга калмыйча урнаштырыла. 2019 елда питрәчлеләргә, барлык россиялеләр кебек үк, салымнарны 2 декабрьгә кадәр түләргә кирәк.

Салым хәбәрнамәләре түбәндәге  очраклар да җибәрелми:
 - Салым ташламасы, салым кайтарулары (вычет), башка  билгеләнгән законнар буенча кешене салым түләүдән тулысынча азат итүче нигезләмәләр булганда;
 - Әгәр салым хәбәрнамәсендә чагылдырыла торган салымнарның гомуми суммасы 100 сумнан ким булса, салым хәбәрнамәсен календарь елында җибәрү очрагыннан тыш,салым органы тарафыннан кәгазе җибәрү мөмкинлеге юкка чыга.
 - Әгәр салым түләүче Россия Федераль салым хезмәте интернет-сервисыннан файдаланучы  булуга- аның салым түләүченең шәхси кабинеты булуга да карамастан  салым органына салым документларын кәгазьдә алу кирәклеге турында белдерү юлламаган булса.
Башка очракларда 1 ноябрьгә кадәр салым салына торган күчемсез милек яки транспорт чарасы белән идарә итү чорында салым хәбәрнамәсе алынмаган очракта салым инспекциясенә мөрәҗәгать  итегез яки «Салым түләүченең шәхси кабинеты» аша мәгълүмат җибәрегез яки бу хакта «Россия Федераль салым хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә» Россия Федераль салым хезмәтенең интернет-сервисы аша хәбәр итегез.
Беркайчан да салым хәбәрнамәләре алмаган һәм салым салына торган мөлкәткә карата салым ташламалары бирмәгән күчемсез милек яки транспорт чаралары хуҗалары әлеге объектларның барлыкка килүе турында теләсә кайсы салым органына хәбәр итәргә тиеш.
Салым түләүче фикеренчә, салым белдерүендә милек яки аның хуҗасы турында актуаль булмаган (корректсыз) мәгълүмат булса, аны тикшерү өчен, югарырак күрсәтелгән теләсә кайсы уңайлы ысул белән салым органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Салым органы салымнарны яңадан исәпләү һәм салым хәбәрнамәсен үзгәртү өчен законнарда нигезләрнең булу-булмавын  тикшерәчәк. Салымнарны яңадан исәпләү һәм яңа салым хәбәрнамәсен формалаштыру өчен нигезләр булган очракта салым инспекциясе 30 көннән дә соңга калмыйча төгәлләштерелгән салым хәбәрнамәсен формалаштыра һәм аны салым түләүченең шәхси кабинетында урнаштырачак. Әгәр кеше салым түләүченең шәхси кабинетыннан файдаланмаса, аныкланган яңа салым кәгазе билгеләнгән тәртиптә җибәрелә. Салым органы мөрәҗәгать итүчегә җавапны салым түләүченең шәхси кабинетында салымнарны яңадан исәпләү өчен нигез булмаган очракта да җибәрәчәк яки урнаштырачак. Өстәмә мәгълүматны салым инспекциясе яки Россия Федераль салым хезмәтенең контакт-үзәге (8 800-222-22-22) телефоны буенча алырга мөмкин.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса