Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Саннар белән эшләүчеләр

Тәлгать Вәлиуллин җитәкчелегендәге Питрәч муниципаль финанс-бюджет палатасы коллктивы яңадан-яңа һөнәри уңышларга ирешә. Бу турыда Тәлгать Әхәтовичның урынбасары Мария Ишимова сөйләде. Шушы көннәрдә республика дәрәҗәсендәге бүләкләргә ия булган белгечләр белән дә ул таныштырды. Палатаның керем бүлеге башлыгы Эльвира Гайнетдинова Татарстан Республикасы финанс министры имзалаган Мактау грамотасы алды. Оешманың баш бухгалтеры Анна...

Оешманың баш бухгалтеры Анна Пушкова кечкенәдән санарга яраткан. "Мәктәпкә укырга кергәнче үк, әтием мине санарга өйрәтте", - ди Анна Васильевна. Шул вакыттан бирле кырык елдан артык вакыт узып киткән. 22 ел мәгариф бүлегендә икътисадчы булып эшләгән. Аннары районда казначылык бүлеге ачыла, анда эшләвенең беренче көненнән башлап, алты ел дәвамында баш бухгалтер булып эшли. Менә инде җиде ел район бухгалтерларына финанс мәсьәләләрендә ярдәм итә. Анна Пушкова эшен яратса да, бу аның тормышыныда иң мөһиме түгел. Аның өчен иң кадерлесе - яраткан 4 оныгы. Анна Васильевна бөтен буш вакытын аларга багышлый. Әгәр дә өйдә исәп-хисап ясарга алынса да, бары тик оныкларына математикададан ярдәм итү максатыннан гына.
Палатаның керем бүлеге башлыгы Эльвира Гайнетдинова әти-әнисе юлын сайлап әлеге һөнәрне үзләштергән. Аның әти-әнисе икътисадчы булган. Ул әлеге күңеленә якын һөнәрне сайлавына бер дә үкенми, унбиш ел эшләү дәверендә моңа инана гына бара. Эльмира җирле бюджетны формалаштыручы зур суммалар белән җиңел генә, дөрес эш итә. Шулай ук салым түләүчеләр белән узара яхшы мөнәсәбәт урнаштыруга сәләтле ул. "Күпләр саннар белән эшләү шактый күңелсез дисә дә, бу алай түгел шул, - ди Эльвира. Эшеңне яратып башкарырга, пөхтә, игътибарлы булырга кирәк. Әгәр әлеге сыйфатларга ия булсаң, башкарган эшеңнең нәтиҗәсе дә күренә. Кечкенә генә коллективның барлык әгъзалары да даими рәвештә квалификация күтәрү курсларына бара, үзләрен камилләштерү өстендә эшлиләр. Эльвира Әсхәтовна катлаулы эшенә карамастан яраткан шөгыленә дә вакыт таба. Ул бәйләргә ярата. Ул төрле җепләрдән җылы, уңайлы әйберләр бәйли.
Әйдәп баручы белгеч Әнисә Галәкбәровага компьютер алдында күңелсезләнеп эшсез утырырга туры килми. Ул егерме ел әлеге эшне башкара. Финанслар өлкәсендә, сметалар, керем һәм чыгымнар турындагы хисаплар, барысы да аның күз уңында тора. Ничек кенә авыр булмасын Әнисә Габделхәевна эшеннән аерылырга теләми. Кызы Айгөл дә әнисе юлын сайлап, икътисадчылыкка укыган. Әле тагын Әнисә Габделхәевна буш вакытларында йорт яны бакчасында эшләргә, җиләк-җимеш, яшелчә үстерергә ярата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса