Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Сатып алынган товар тартмаларын сакларга кирәкме?

    Кайчагында сатып алучылар товарны тартмаларсыз гарантия буенча кире кайтаралар, әмма барлык кибетләрдә дә аны шунда ук кире кабул итәргә ризалашмыйлар. Сатучылар еш кына товарның тартмасын таләп итә, һәм аннан башка товарны кабул итүдән баш тарталар. Бу законлымы әллә юкмы, материалда шул турыда сөйләячәкбез.

    Мәсәлән, сез кәрәзле элемтә салонында телефон сатып алдыгыз ди. Сез телефонны аны эксплуатацияләү кагыйдәләре буенча куллананасыз, әмма көтмәгәндә ул ватыла: телефон эшләүдән туктый, сүнә һәм кабынмый. Бу проблема белән сез товар сатып алган салонга мөрәҗәгать итәсез һәм гарантия ремонтын үткәрүне, башка сыйфатлы телефонга алыштыруны яки акчаны кире кайтаруны таләп итәсез. Әмма сатучы сезне кире кага, сез телефонны тартмасы белән алып килмәгәнсез. Сатучыларның бу гамәлләре законсыз дип исәпләнә.
    Дефектка бәйле рәвештә товарны кире кайтаруның уңышы аның тартмасы булу-булмауга бәйле түгел. Кибет тартма сакланмаганлыктан гына кире кайтарудан баш тарта алмый.
    Әгәр мондый хәл килеп чыккан икән, беренче чиратта, язмача дәгъва язарга кирәк. Ул сәүдә ноктасы җитәкчесе исеменә рәсмиләштерелә. Шәхси мәгълүматны күрсәтергә, эшләнмәне сатып алудан алып аны кире кайтаруга кадәр барысы турында да сөйләргә кирәк. Шуннан соң, гарантия буенча ремонт, алмаштыру яки акчаны кире кайтаруны таләп итә аласыз.
    Сатучы кулланучыдан сыйфатсыз товарны кабул итеп алырга һәм товарның сыйфатын тикшерергә тиеш. Товарда җитешсезлекләрнең килеп чыгу сәбәпләре турында бәхәс чыккан очракта, сатучы яки җитештерүче үз хисабына экспертиза үткәрергә тиеш.
    Кулланучы гарантия срогы дәвамында ачыкланган очракта товарның җитешсезлекләре турында дәгъва белдерергә хокуклы. Сатып алучы товар өчен түләнгән акчаны кире кайтаруны таләп итсә, сатучыга акчаны ун көн эчендә кайтарып бирергә кирәк булачак.
    Әгәр товар кулланучылар кредиты яки займ хисабына сатып алынган икән, сатучы клиентка товар өчен түләнгән акчаны кире кайтарырга, шулай ук кулланучылар кредиты яки займ килешүе буенча процентлар һәм башка түләүләрне капларга тиеш. Кулланучы үтенече шуннан соң да канәгатьләндерелмәсә, проблеманы суд тәртибендә хәл итеп була.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: