Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Савымнар күләме турыдан–туры рационга бәйле

Белкинода, "Ак Барс Питрәч" ҖЧҖ базасында, район терлекчеләр семинары үтте.

Питрәч хуҗалыклары җитәкчеләре, зоотехниклар, ветврачлар сыерларны ашату рационы, терлекләрне кышлату турында сөйләште, бүгенге көндә район хуҗалыкларында килеп туган хәлгә анализ ясады.

Терлекчеләр семинар-киңәшмәсен үткәрү өчен районның иң алдынгы хуҗалыкларының берсен сайлаулары бер дә гаҗәп түгел. Бүгенге көндә монда районда иң күп мөгезле эре терлек исәпләнә - 3573 баш. Савым сыерлары гына да 1220 баш. Фермаларда кул хезмәте калмаган диярлек, элек сыер савучылар чиләкле сөтләрен бушаткан зур флягаларны да күрмисең хәзер. Бүген фермалар сөтүткәргечләр белән җиһазландырылган, азык тарткычлар эшне күпкә җиңеләйтә.

Терлекчеләр белән очрашу яңа тудыру бүлегендә башланды, аны Белкинода күптән түгел генә төзегәннәр. Яңа туган бозаулар төрле авыруларга тиз бирешүчән була. Шуңа күрә монда алар беренче ашатуда ук бозаулаган сыердан түгел, ә алдан сәламәт сыердан махсус әзерләп куелган угызны ала. Район башлыгы Эдуард Дияров җыелганнар игътибарын моңа юнәлтте, лейкоз кебек киң таралган авырулардан котылу өчен калган хуҗалыклар да бу тәҗрибәдән файдаланырга тиеш. Бозауларга сәламәт сыер сөте эчерткәндә алар авыру йоктырырга өлгерми кала.

Хәзерге вакытта район хуҗалыкларында савымнар күләме кимү күзәтелә, шуны әйтергә кирәк, әлеге чор өчен бу нормаль күренеш.

- Шулай да хәзер савымнарны арттыру мәсьәләсен катгый контрольдә тотарга кирәк. Бигрәк тә азык рационын төзүгә зур игътибар бирергә кирәк, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Сабиров.

Сыерларны ашату үзенчәлекләре турында Марина Сушинцова сөйләде, ул махсус шуның өчен Казан ветеринария академиясеннән килгән.

"Ак Барс Питрәч" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә әлеге мәсьәләгә бик җитди карыйлар.

- Бозауларга 60 көн кала без сыерларны ташлатылган сыерлар группасына озатабыз, анда алар өчен бер ашату рационы, бу сыерларга ял итәргә һәм сәламәт бозау тудыру мөмкинлеге бирә. Аннан соң сыер транзит группада була, анда кабат рацион алмашына. Бозаулаганнан соң тернәкләнгәч савыла торган сыерлар группасына озатылалар. Монда алар өчен бик яхшы һәм бай рацион каралган, бу алардан максималь күләмдә сөт савып алуга мөмкинлек бирә, - ди "Ак Барс Питрәч" ҖЧҖ баш зоотехнигы Лидия Бердникова.

- Әгәр табышлы эшләргә телисең икән, эшкә бары тик шундый гына караш булырга тиеш, аны алыштырырга кирәкми, - диде ул.

- Терлекләрне кышлату - терлекчеләр өчен иң җаваплы чор, - ди белгечләр. - Каты салкыннар нәтиҗәсендә ашатуда, эчертүдә, савуда өзеклекләр булырга мөмкин, ә моңа юл куярга ярамый. Шуңа күрә фермаларда көн саен терлекчелек эшләренә контроль булырга тиеш.

Семинар барышында шулай ук мөгезле эре терлек баш санын арттыру өчен, симертүдәге терлекләрдән ничек артым алу һәм яшь терлекләр сакланышын тәэмин итү һәм кысыр сыерларны киметү мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар. Кышлатуны уңышлы үткәрү сыйфатлы азыкка гына түгел, ә терлекчеләрнең үз вазыйфаларына җаваплы мөнәсәбәтенә дә бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса