Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сайларга өлгереп калыгыз: акча яки соцпакет

Беренче октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр алу хокукына ия, әмма аларның акчалата эквивалентын алучы федераль ташламалардан файдаланучылар Пенсия фондының район идарәсенә яки Россия Пенсия Фонды сайтында шәхси кабинет аша тиешле гариза бирә һәм социаль пакет алу хокукын кире кайтара ала. Бирелгән гариза киләсе елның беренче гыйнварыннан гамәлдә булачак.

Социаль хезмәтләр җыелмасын натураль рәвештә алырга яки аны акчага алыштырырга була. Иң мөһиме - киләсе елның 1 гыйнварыннан сез теләгән формада ташламалар алу өчен 1 октябрьгә кадәр сайларга кирәк. Әгәр инде сез социаль хезмәтләр җыелмасын алудан баш тарту турында гариза тапшырган булсагыз һәм киләсе елда бернәрсәне дә үзгәртергә теләмәсәгез, сезгә Россия Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк түгел. Әгәр сез үз карарыгызны үзгәрткәнсез яки соцпакет алу хокукы мөмкинлегегез беренче тапкыр барлыкка килгән икән, сезгә гариза бирергә кирәк.
Социаль хезмәтләр җыелмасына медицина куллану өчен дару препаратлары, рецептлар буенча медицина әйберләре, инвалид балалар өчен дәвалау туклануының махсуслаштырылган продуктлары, төп авыруларны профилактикалау өчен шифаханә-курорт дәвалавына юлламалар, шәһәр яны тимер юл транспортында бушлай йөрү, шулай ук шәһәрара транспортта дәвалану урынына бару һәм кире кайту керә.
Социаль хезмәтләр җыелмасын алырга хокуклы федераль льготникларга ветераннар, инвалидлар, инвалид балалар, фашизмның балигъ булмаган элеккеге тоткыннары, радиация йогынтысы нәтиҗәсендә зыян күргән затлар арасыннан аерым категория гражданнар керә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса