Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сайлау мөмкинлеге бар

Быел 1967 елда туганнар һәм яшьрәк гражданнар өчен хезмәт пенсиясенең тупланма өлешенә иминият кертеме тарифын сайлау мөмкинлеге бирелә. Бу затлар мәҗбүри пенсия иминияте системасында теркәлгән булуы шарт.

Бу очракта 6 процентны калдырырга яки аны 2 процентка киметергә мөмкин. Шул рәвешле, пенсиянең иминият өлеше тарифын 10 нан 14 процентка кадәр ясарга була.
Беркайчан да идарәче компания яки дәүләтнеке булмаган пенсия фонды инвестиция портфелен сайлау турында гариза язып карамаган гражданнарга быел ук УК һәм НПФны сайлау турында гариза язарга кирәк. Моны 2014 елдан хезмәт пенсиясенең тупланма өлешен ясауга тарифның 6 процентын җибәрү өчен эшләргә кирәк.
Бу вакытта, элеккеге кебек үк, пенсия тупланмаларын дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчергәндә, гражданга мәҗбүри пенсия иминияте турында дәүләтнеке булмаган пенсия фонды белән килешү төзергә кирәк. Элекке елларда бер тапкыр булса да, УК сайлау турында гариза биргәннәргә, 6 процент тариф исәпләп барыла. Ә пенсиянең иминият өлешенә - 10.
Шуны да онытмагыз, иминият өлеше еллык индексация һәм ПФР керемнәре үсеше индексы исәбенә гарантияле арта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса