Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Сентябрь аенда бакча эшләре

Менә көз дә җитте, бакчаларыбызда алмагачлар балланып, миләшләр һәм баланнар алланып, чәчәкләр нурланып, күңелгә рәхәтлек биреп утыра.

Күпләр инде сентябрь урталарына бакча эшләрен тәмамлый диярлек, ләкин алда зур көзге эшләр тора. Сентябрь аенда бакчачының төп эшләре, әлбәттә, өлгергән уңышны җыю, аны эшкәртү һәм саклауга салу. Чын бакчачының бу чорда эше күп, чөнки нәкъ менә шушы вакытта киләсе ел уңышына нигез салына. Бу айда без шулай ук агачларның кышны исән-имин үткәрүе турында да ныклап уйланырга тиеш.
Алмаларга килгәндә, аларны үз вакытында җыеп алу мөһим. Бер яктан караганда, алмаларның агачта мөмкин кадәр озаграк торуы яхшы - аларның тәме һәм саклануы яхшыра, ә икенче яктан караганда, җимешләргә кырау төшү куркынычы бар, озакка сузылган яңгырларның сыйфатка зыян салуы мөмкин. Черек алмаларны да җыя барырга кирәк. Аларны бакчадан читкә чыгарып җиргә күмү яхшы.
Бакчада үскән үсентеләр безгә мул уңыш, шифалы витаминнар бирә, шуның өчен аларга яңадан көч җыярга ярдәм итәргә кирәк. Ни өчен дигәндә, алда салкын һәм карлы кышлар көтә, ә бакчадагы агач-куаклар, үсентеләр өчен бу зур сынау. Сентябрьнең икенче яртысында агачларда көчле тамыр үсеше башлана, шуның өчен туфракта дым һәм туклыклы матдәләр җитәрлек күләмдә булырга тиеш. Бу эшне тизрәк башкарырга кирәк, чөнки бераз гына соңлату да киләчәк уңышка аяк чалырга мөмкин. Кара карлыган һәм крыжовник та минераль тукландыруга мохтаҗ. Ремонтант бакча җиләген сентябрь буена әчетелгән сыер тизәге яисә чүп үләннәре төнәтмәсе белән ашларга мөмкин. Сентябрь уртасыннан соң мочевина бирүне туктатырга кирәк. Виноград та ашламаларны бик ярата, аның төбенә тирес, көл дә кертергә мөмкин. Уңышны җыеп бетергәч, ләкин әле яфраклар коелмаган килеш, агач һәм куакларны мочевина эремәсе белән эшкәртү мөһим.
Сентябрьнең матур, аяз көннәрендә агач кәүсәләрен һәм скелет ботакларны чистартып, бакыр купоросы белән эшкәртергә һәм бакча сагызы белән сыларга кирәк. Шулай ук аларны бакча эшләре өчен махсус эшләнгән су-эмульсия буявы белән дә буяп куегыз. Әлеге буяу шунысы белән яхшы: ул көзге яңгырлар чорында юылмый һәм агачларны язын көчле кояш нурларыннан да саклаячак. Чөнки иртә язда әле бакчаларда кар күп ята, без агачларны тиз генә буярга өлгерә алмаячакбыз. Акбур белән аклауның файдасы аз, чөнки язга кадәр ул юылып бетәчәк.
Сентябрь җимеш агачларын гына түгел, ә барлык төр куакларны - карлыган, крыжовник, кура җиләге һ.б. кисеп, тәртипкә китерер чор. Бу бигрәк тә иске агачларга файдага, чөнки аларның карт, инде җимеш бирмәгән ботаклары яшь ботакларга үсәргә ирек бирми. Ботакларны дөрес кисү, агачларга зыян салмау мөһим. Монда төп принцип: эчкә, кәүсәгә яки аска карап үскән барлык ботакларны кисәргә кирәк. Чөнки алар бер-берсенә зыян салып, яктылыкны каплап тора. Ә инде тышка карап үскән һәм берьеллык ботакларны, әлбәттә, калдырырга кирәк.
Агачларга "ремонт" ясаган вакытта авыру һәм корткычлар белән зарарланган ботакларны кисеп ташларга кирәк, чөнки алардагы личинкалар һәм авырулар әкренләп сәламәт ботакларны да зарарлаячак. Бакчадагы яшь агачларның очларын өзеп ташларга киңәш ителә, бу аларга яшь кәүсәләрен ныгытырга һәм салкын кышны исән-имин чыгарга булышыр.
Көзен барлык үсемлекләр дә җитәрлек күләмдә дым алып калырга тиеш. Көннәр коры торган очракта бигрәк тә. Җиләк бакчасында август аенда утыртылган бакча җиләкләрен игътибар белән карарга, тамыр алырга өлгергән нәни куакларның төпләрен йомшартырга кирәк. Кайчак җиләкнең яфраклары яшел күренә, ә менә уртадагы "йөрәге" күренми, аны туфрак күмгән була. Тизрәк аларны өскә калкытып чыгарырга кирәк. Җиләк бирә торган плантацияне дә игътибарлап карагыз, арада артык картайган төпләрне алып ташлап, алар урынына яңаларын утыртырга кирәк. Көз коры килсә, бакча җиләгенә даими су сибеп тору яхшы.
Кура җиләге уңышны җыеп алу белән үк быел җиләк биргән һәм авыру, зәгыйфь ботакларны төптән кисеп ташларга кирәк. Шуннан соң инде калган ботакларны толымлап бәйләп, җиргә иеп куярга. Бу эшне соңга калдырырга ярамый, чөнки соңрак ботаклар үзләренең сыгылмалылыгын югалта һәм җиргә игән вакытта сынарга мөмкин.
Бу эшләрнең берсен дә соңга калдырып башкарырга киңәш ителми.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Питрәч БАКЧАЧЫГА КИҢӘШЛӘР