Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Сетевая компания” кисәтә

“Сетевая компания” һавадагы һәм кабельле электр үткәргеч линияләр буйлап саклаулы зоналар барлыгын юридик затларның, эшмәкәрләрнең һәм халыкның исенә төшерә.

Аларның озынлыклары электр үткәргеч линияләрдәге көчәнеш классына бәйле (0,4 кВ көчәнешле һава линиясенеке – 2, 10 кВлы – 10, 35 кВлы – 15, 110 кВлы булганда – 20 метр).
“Сетевая компания” шуны да белдерә: “Электр челтәре хуҗалыгы объектларын саклау зоналарын һәм шундый зоналар чикләрендә урнашкан җир кишәрлекләреннән файдалануның аерым шартларын билгеләү кагыйдәләре”нә ярашлы рәвештә, электр челтәре оешмалары белән язмача килешү булмый торып, юридик һәм физик затларга саклаулы зоналарда түбәндәгеләрне эшләү тыела:
– биналар төзү, капиталь ремонтлау, реконструкцияләү яки сүтү;
– агач һәм куаклар утырту яки аларны кисү;
– чокырлы урыннарның төбен тирәнәйтү, җир казу һәм аны төяү-бушату эшләрен башкару, тирән төпкә үк төшеп җитә торган җайланмалар ярдәмендә балык, су җәнлекләре тоту һәм суүсемнәр җыю, терлекләр сугаруны оештыру;
– йөк төялгән яки төялмәгән булуга бәйсез рәвештә, иң биек габаритыннан алып, вертикаль буенча һавада эленеп торган электр үткәргеч линияләренең иң түбән өлешендәге арасы рөхсәт ителә торган минималь ераклыктан кимрәк булган очракта, судноларның үтеп йөрүе (язгы ташкыннар вакытында суның күтәрелү ихтималы да күздә тотыла);
– йөк төялгән яки төялмәгән булуга бәйсез рәвештә, гомуми биеклеге юл өслегеннән 4,5 метрдан артыграк күтәрелгән машиналарның һәм механизмнарның үтеп китүе;
– 0,3 метрдан тирәнрәктә җир эшләре башкару;
– биеклеге 4 метрдан артыграк булган авыл хуҗалыгы машиналарын һәм механизмнарын кулланып, басу-кыр эшләре башкару;
– балалар һәм спорт мәйданчыклары, стадионнар, базарлар, сәүдә нокталары, кыр станнары, терлек абзарлары, гаражлар һәм барлык төр машиналарны да кую урыннары урнаштыру;
– теләсә нинди, шул исәптән ягулык-майлау материалларын да урнаштыру яки аларны саклау урыннары булдыру;
– суднолар, баржалар һәм йөзеп йөри торган краннар өчен причаллар кору.
Саклык кагыйдәләрен санга сукмау һәм саклаулы зоналарда машиналар, механизмнар кулланып, санкцияләнмәгән эшләр алып бару, ток сугу ихтималы зур булу сәбәпле, бик куркыныч. Билгеләнгән кагыйдәләрне үтәмәүнең фаҗигале нәтиҗәләргә китерүе ихтимал.

“Сетевая компания” предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләренә, хосусый затларга үз кул астында эшләүчеләр белән электр үткәргеч линияләр буендагы саклаулы зонада эшләүнең куркынычсызлык кагыйдәләрен саклап эш итү кирәклеге турында җитди эш алып барырга киңәш ителә. Электр челтәре объектларының саклаулы зоналардагы аеруча куркыныч урыннары, электр үткәргечләргә якын җирләрдә эшләү, электр тогы сугудан зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү тәртипләре турындагы мәгълүматларны һәр кешегә ирештерергә кирәк.
Электр үткәргеч линияләр үтә торган саклаулы зонада нинди дә булса эш алып барырга язмача рөхсәт алу өчен “Сетевая компания” филиалларына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Адреслар һәм телефоннар Компаниянең www.gridcom-rt.ru сайтында “О компании” бүлегенең “Филиалы” бүлекчәсендә күрсәтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса