Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ә сез халык санын алуга әзерме?

Бөтенроссия халык санын алу авылларда күпме кеше яшәвен ачыклау өчен генә үткәрелә дип уйлау дөрес түгел. Статистика хезмәткәрләре гаилә составы һәм яшәү шартлары, телләр турында да мәгълүмат җыя. Безнең киләчәк бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләренә бәйле.

Җыелган мәгълүмат киләсе унъеллыкка мәдәни, социаль һәм икътисади программаларны планлаштыру өчен нигез булачак. 2020 елның октябрендә безне кабат санаулар көтә. Бу процедура безнең районда уңышлы һәм үз вакытында үтсен өчен, питрәчлеләргә, бигрәк тә йорт һәм фатирларның адреслы табличкаларына кагылышлы җитешсезлекләрне бетерергә кирәк.
Безнең районда халык санын алуга әзерлек башланды инде, фатир һәм йортларның адреслы табличкаларын барлык җирлекләрдә дә тәртипкә китерәләр. Алда зур эш көтә, бигрәк тә шәхси секторда.
Беренче тикшерүләр кайбер торак йортларда һәм хәтта җитештерү оешмаларында адреслы табличкалар булмавын күрсәтте. Адреслы күрсәткечләрне үзгәртү очраклары да бар. Болар барысы да халык санын алу процессын акрынайтырга мөмкин. Шуңа күрә аларны ачыклау һәм алыштыру эшен нәкъ менә хәзер башларга кирәк.
Урамнар һәм тыкрыклар киселешендәге барлык йортларда да урам исемнәре төгәл язылырга, ә һәр йортта номер билгесе эленеп торырга тиеш. Күпфатирлы йортларда подъезд ишекләрендә фатир номерлары билгеләнергә һәм һәр фатир билгеләнгән номерга ия булырга тиеш.
Әгәр сезнең адресыгыз начар укыла яки табличка бик нык искергән икән, авыл советына яки район башкарма комитетына мөрәҗәгать итегез.
Исегездә тотыгыз, табып булмаган йорт яки фатир исәпкә алучылардан гына түгел, почтальоннардан, янгын сүндерүчеләрдән һәм ашыгыч ярдәмнән дә “качып калалар”.


Халык санын алу сорауларына сайтта, дәүләт хезмәтләренең мобиль кушымтасында, якындагы күп функцияле үзәкләрдә яки исәпкә алучы ярдәмендә өйдә җавап бирергә мөмкин булачак. Статистик исәпкә алу прописка яки теркәлү урыны буенча түгел, ә фактик яшәү урыны буенча узачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса