Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Сезнең тәҗрибәне өйрәнеп, эшләргә телибез”

Татарстан тотрыклы үсеш алучы төбәк буларак һәркемне үзенә җәлеп итә. Алар безгә үзләрен күрсәтер һәм безнең уңышларны күрер өчен килә. Бу юлы Питрәчкә Белгород өлкәсеннән кунаклар килде. Алар "З.Г.Гыймранов" КФХ, "Үшнә" балык хуҗалыгы" ААҖ һәм Питрәч туган якны өйрәнү музеенда булды. Һәм алар әлеге визиттан канәгать калуларын әйтте.

Кунаклар авыл хуҗалыгы предприятиеләрендәге оештыру процессы, районыбыз халкының күп төрле мәдәнияте, көнкүреше белән дә кызыксынды.

- Бездә авылларда күптәннән инде сыер асрамыйлар, гомумән, халык авыл хуҗалыгы белән аз шөгыльләнә, барысы да предприятиеләрдә һәм холдингларда эшли, шуңа күрә авыл хуҗалыгы предприятиеләренең кече һәм урта формаларын үстерергә тырышабыз, - диде делегация җитәкчесе Белгород агроуниверситетының квалификация күтәрү институты директоры урынбасары Владимир Азаров. - Татарстанның квалификация күтәрү институты безгә бик кызыклы программа төзегән. Безнең Татарстанга беренче тапкыр килүебез. Өлкәбезнең район хакимиятләре вәкилләре һәм кооператив җитәкчеләре белән авыл территорияләре үсеше тәҗрибәсе алырга, шулай ук сездәге кооперативлар эшчәнлеген карарга килдек. Сездән өйрәнгәннәрне үзебездә кулланып, тагын да яхшырак булырга тырышачакбыз.

Ун ел буе халыктан сатып алынган сөтне эшкәртү белән шөгыльләнүче "Ватан" крестьян-фермер хуҗалыгына килгән делегация аның җитәкчесе Замир Гыймрановка, шулай ук белгечләргә сорауларын яудырды гына. Алар крестьян-фермер хуҗалыгы, аның күрсәткечләре турында сөйләде. Кунакларга барысы да кызык иде - аларны җайланмалардан башлап оеткыга кадәр кызыксындырды. Алар продукция сыйфатын да бәяләде.

- Хәзерге вакытта без көнгә 10 тоннадан артык сөт эшкәртәбез, сменага предприятиедә ун кеше җәлеп ителгән. 15 төр продукция җитештерәбез. Барысы да бернинди кушылма һәм өстәмәләрсез җитештерелә.

Үзләрендә шундый ук эшчәнлек белән шөгыльләнүче белгородлылар "Ватан" белән аеруча кызыксынды.

- Мин терлекчелек, үсемлекчелек белән дә шөгыльләнәм, әмма сөт эшкәртүне без әле башладык кына, продукталар әле аз - барлыгы 4 төр генә, - диде фермерларның берсе Николай Унковский. - Натураль продуктларга сорау зур, проблема анда түгел. Бездә андый сөт юк! Бездә халык яшелчә дә үстерми диярлек, кибеттән генә сатып алалар. Һәм сыерлар да асрамыйлар, бары тик эре холдингларда гына. Бездә күбрәк кошчылык, үсемлекчелек үсеш алган. Ә гомумән, монда мин үзем өчен күп нәрсә белдем, сездә тормыш бөтенләй башкача.

Балык хуҗалыгында да очрашу файдалы үтте, күпләр балык хуҗалыгында беренче тапкыр булдылар һәм үзләре өчен яңа нәрсә белделәр.

Питрәчлеләр башк атармаклардагы эшчәнлек белән дә таныштырды. Район икътисади тормышы турында район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Геннадий Товкалев сөйләде.

- Эшмәкәрлекне хуплау кысаларында, безнең республикада 2009 елдан "Лизинг-грант" программасы эшли. Аның буенча узган елны үсеш өчен җиде миллион сумнан артык суммага бирелгән 7 гаризадан 6сы, быел - ике ярым миллион суммага бирелгән 3 гаризадан 2се җиңгән һәм средстволар алган. Шулай районда яңа эш урыннары барлыкка килә, халыкның үз мәшгульлеге үсеш ала. Дәүләт программасы буенча ярдәмне башлангыч фермерлар да ("А.Р.Муллагалиев", "С.А.Никитин" КФХ) алдылар. Тагын бер крестьян-фермер хуҗалыгында ("А.Р. Дәүләтшин" КФХ) узган елдан тәүлегенә 10 тонна ярма җитештерү буенча линия җибәрелде. Хөзер анда тәүлегенә 5 тонна биш төр ярма эшкәртелә: борчак, арпа, тары, арпа ярмасы һәм борай.

- Сезнең район яхшы тәэсирләр генә калдырды, - диде Белгород өлкәсе АПК департаментының авыл территорияләренең ныклы үсеше буенча идарәсе консультанты Александр Сиренко, - безнең өлкә, Татарстан кебек динамик үсеш алучы төбәк, һәм безгә бер-беребездән өйрәнерлек нәрсәләр бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса