Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сәгадәт апа 90 яшьлеген билгеләп үтте

Шәле авылында туган һәм гомер итүче Җамалиева Сәгадәт Гәрәй кызы өлкән яшьтә булуына да карамастан, көнгә биш мәртәбә намаз укый. Быел аңа 90 яшь тулды, ветеранны әлеге истәлекле көн белән котларга район җитәкчелеге вәкилләре дә килгән иде.

Комиссар Шәйхи
Сәгадәт апа язмышы турында сөйләвен бик ерактан башлады - мәрхүм ире Хәлимнең әтисе Шәйхи Җамалиев турында искә төшерде ул.
- Минем кайната көчле, озын буйлы, нык бәдәнле кеше иде. 1918 елларда ТатЦИК колхозын оештырган һәм җитәкләгән (мәгълүм булганча әлеге авыл Шәледән ерак түгел). Авылда аны "Комиссар Шәйхи" дип атап йөртәләр. Ул елны көчле аяусыз ачлык булган, читтән азык-төлек кайтарганнар. Ашамлыкларны икенче көнне кешеләргә өләшү өчен базга төшереп куялар.
Төнлә комиссар ТатЦИКка китә, андагы хәлләрне белергә уйлый. Анда аңа өч ир-ат һөҗүм итә, ул аларга каршы көрәшә, әмма алар аны башына тимер белән сугып үтерәләр. Ул вакытта аның улы - минем булачак иремә бары алты ай гына була...
Ятим калган гаилә кайгы-хәсрәт, авырлыкларга карамастан, аякка баса. Балалар үсә. Хәлим 7 сыйныф тәмамлый һәм ФЗОга укырга керә. Аннан аны сугышка алып китәләр, анда ул 7 ел хезмәт итә, Берлинга кадәр барып җитә. Сугыштан әйләнеп кайтканнан соң почта башлыгы булып эшли башлый. Авылда иң белемле кеше була, барысы да аңа ярдәм сорап киләләр. Үтенеч-мөрәҗәгатьләр, гаризаларны язарга булыша.
Сәгадәт
Хәлимнең булачак хатыны - Сәгадәт тә 7 сыйныф тәмамлый. Әмма ул мәктәптән соң укырга түгел, яшьтәшләре кебек үк окоп казырга китә. Шул вакыттан бирле җиңү хакына авыр хезмәт башкара.
- Мин ирләр белән беррәттән иген урдым. Казанга җәяүләп бодай илтә идек.
Ир-атлар сугыштан әйләнеп кайткач, Хәлим белән таныштык. Ул инвалид булып кайта. Аның белән өйләнештек. Мине авыл кибетенә сатучы итеп чакырдылар, соңрак кибет мөдире булдым. Шулай бөтен гомеремне әлеге эшкә багышладым. Бер-бер артлы балалар туды - ике малай, ике кыз...
Кызлары Сәгадәт апаның бик таләпчән, кырыс булуы турында сөйләде:
- Күз кырые белән генә карап ала, шуннан без барысын да аңлап, тиз генә эшләп куя идек, - ди төпчек кызы Сәрия. - Шул ук вакытта ул гадел иде. Без бик бәхетле балалар, әти-әнидән бик уңдык.
Кызганыч, Хәлим абый инде вафат. Сәгадәт апа бүгенге көндә олы кызы Фәния белән яши. Ул әнисен карарга Казаннан кайткан. Калган балалары һәм оныклары да аның янына килеп, хәлен беләләр. Сәгадәт апаның 6 оныгы, 8 онык баласы бар. Алар барысы да әбиләрен бик ярата, аны кайгырта. Юбилей көнендә дә балалар бик матур табын әзерләгәннәр иде. Аларга район башкарма комитеты җитәкчесе Азат Вәлиуллин, район халыкны социаль яклау идарәсе башлыгы Эльгиза Фәйзуллина да килгән иде. Кунаклар йорт хуҗасына чәчәкләр, бүләкләр һәм Россия Президенты Владимир Путинның тәбрикләү открыткасын тапшырып, аңа сәламәтлек, имин тормыш теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X