Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шагыйрә дә, галим дә

Луиза Шарова (Янсуар) исемен Питрәч районында, республикада белмәгән кеше сирәктер. Якташыбызның күп кенә шигырь китаплары авторы булуын да беләбез. Ә менә Луизаның фәнгә дә үз өлешен кертүен - кандидатлык дисертациясен яклап, филология фәннәре кандидаты булуын күпләр белмидер әле.

Луизага татар әдәбиятына, шигърияткә, җырга мәхәббәт балачактан ук салынган. Әти-әнисе - укытучылар Нина Алексеевна һәм Николай Николаевич Шаровларның бердәнбер, сөекле кызлары Луиза тәпи йөри башлап бераз вакыт узуга, уку-язу белән кызыксына башлый. Әнисе Нина Алексеевна аның 3 яшьтән укырга, 4 яшьтән инде язарга өйрәнүен әйтә.
Берничә ел элек Луизаның әти-әнисе Питрәчкә күченеп килә. Күп еллар Янсуар мәктәбендә директор булып эшләгән Николай Николаевич бүген дә ерак юлны якын итеп, туган авылына кайтып, укытып йөри. Луиза бүген Казанда яши. Әти-әнисе янына еш кайта, дусларын да алып кайта. Аның ни өчен "Янсуар" псевдонимы алуы аңлашыла, шагыйрә һәрвакыт туган як җылысын тоярга, кече ватаны янәшәсендә булуын тели.
- Луиза, син ничек уйлыйсың, шагыйрь булып туалармы яки, һәрбер кешедә шагыйрь була аламы?
- Туалардыр, дип уйлыйм. Сүз байлыгы, тою хисе табигатьтән киләдер. Көе булмаган кеше музыкант була алмаган кебек, шигъриятнең эчке ритмын тоймаган кеше шагыйрь була алмый. Шигырьне бөтен кеше дә язарга мөмкин, ә чын шагыйрьләр сирәк туа. Болар икесе ике нәрсә. Ә калганы - техника, осталык эше.
Мин 12-13 яшьләрдә яза башладым. Аңа кадәр бөтенләй яза алырмын дип уйламаган да идем. Кайчан да булса шигырьләр язармын дип башыма да китермәдем. Дөрес, китаплар, матур әдәбият белән һәрвакыт кызыксындым. Минем өчен һәрвакыт күп кенә балалар газета-журналлары яздырдылар, китаплар сатып алдылар. Әти-әнием мин нәрсә сорасам да, каршы килмәде, алып бирә иде. Безнең өйдә гел китап мохите булды. Өебездә бик яхшы китапханә бар иде. Әти-әнием дә, әби-бабаем да бик укырга яратты, укыганнары хакында фикер алыша идек. Безнең өйдә һәрвакыт мәдәният яңалыклары, илдә, дөньяда барган вакыйгалар белән кызыксынып тордылар. Әнием ягыннан әбием бик яхшы җырлый иде, безнең өйдә һәрвакыт Салих Сәйдәшев, Рөстәм Яхин, Сара Садыйкова, Мансур Мозаффаров көйләре яңгырап торды.
- Фәнни эш һәм шигърият - болар икесе ике нәрсә? Син фәнгә ничек килдең?
- Икесе ике нәрсә дип һич кенә дә әйтергә ярамый. Мин филология фәннәре кандидаты. Ә шигърият ул - филологиянең бер өлеше. Минем өчен бу бер кыр кебек. Мине һәрвакыт текстлар гына кызыксындырып калмады, аларның төзелеше, архитектоника, текстның поэтикасы да кызыксындырды. Филология, бигрәк тә, татар филологиясе өчен мөһим булган әдәби әсәр төзелеше, автор идеясе кызыксындырды. Мохит һәм әсәрне язу вакыты, билгеле бер вакытта һәм тирәлектә язучыларның язмышларын аңларга тырышу - болар белән мин мәктәптә укыган чакта ук кызыксына идем. Шуңа күрә минем аспирантурага эләгүем дә очраклы түгелдер.
- Ни өчен син нәкъ менә «XX йөз татар әдәбиятында «кораб» (көймә) образ-символы темасын сайладың?
- Семиотика- символлар, мәдәният һәм тел кодлары - болар минем өчен бик кызык иде. Әле дә кызык. Фәнни җитәкчем Резеда Кадыйровна Ганиева белә без бу эшкә бик теләп тотындык. Ул искиткеч галим, әдәбиятны сулаган һавасы кебек тоя. Аның тагын бер искиткеч яхшы сыйфаты - ул яңалыкны, моңарчы күрелмәгән, билгесезне бик тиз тоеп ала. Ул үзендә диплом, курс эше язучы студентларның да алга таба кайсы юнәлештә эшләячәкләрен бик тиз ачыклый. Минем холкымны да ул тоеп алгандыр дип уйлыйм. Җитәкчем минем өчен барлык әдәбиятларның нигезе булган семантика, символларның үзгәрүе кызыклы булуын аңлаган. "Кораб" образ-символы - нәкъ менә шундый семиологик категориягә карый. Кешелек барлыкка килүе белән бәйле беренче мифлардан башлап, бүгенге көнгә кадәр үзенең семантикасын, мәгънәсен югалтмый саклаган, фәнни тикшеренү объекты буларак та бик кызыклы булып тора.
Аспирантурада укыган һәм диссертация өстендә эшләгән елларым - минем өчен иҗат өлкәсендә дә бик уңышлы еллар булды. Шигырьләр, мәкаләләр яздым, хәтта проза да язып карадым. Ул елларда үз өстемдә бик күп эшләдем: фәнни эшем өчен файдалы китапларны гына түгел, үзем өчен кызыклы булганнарын да күп укыдым.
- Үзеңнең кораб образы кергән шигырең бармы?
- Юк. Тик андый шигырьләр бик күп татар, рус, чит ил шагыйрьләрендә бар. Гомумән алганда, төрле әдәбиятларда әлеге образ-символ бертөрле кабул ителә. Безнең әдәбиятта әлеге образ- символ бигрәк тә XX гасыр башында Дәрдмәнд исеме белән килеп керә. Нәкъ менәдавыллы һәм тетрәнүле дәвердә шушы образны алга сөрә.
- Алга таба фәнни өлкәдә планнарың һәм, гомумән, фәнни эшчәнлегеңне дәвам итәргә уйлыйсыңмы?
- Мин үземә беркайчан да менә кандидатлык дисертациясе яклыйм, аннан докторлык исеме алам дип максатлар куймадым. Аспирантура һәм диссертацияне мин үземә ошаганга күрә сайладым. Үз өстемдә эшләү, яңалык ачу - миңа һәрвакыт ошады.
Аспирантурадан соң мин укыттым. Ләкин ике эшне бергә алып баруы бик авыр иде, шуңа күрә укытуны ташларга туры килде. Тик мин әлеге эшкә, барыбер, әйләнеп кайтачакмын әле, чөнки укытырга яратам.
Хәзер мин "Ялкын" журналында эшлим. Бу республикабызда яшүсмерләр өчен чыгып килүче бердәнбер татар телендәге журнал. Журнал яңа форматта чыга, бик кызыклы эчтәлекле. Яшүсмерләр өчен бик күп бәйгеләр, акцияләр үткәрәбез. Бигрәк тә укучыларыбызга "Безнең мәктәп өрәкләре" дигән бәйге ошый. Питрәчтә дә безнең журналны яздыручылар бар. Әгәр берәрегезне бәйге кызыксындырса, журналны карап, бәйге шартлары белән таныша аласыз.
Менә шундый ул гади дә, шул ук вакытта күпкырлы талант иясе Луиза Янсуар. Кечерәк буйлы чибәр кызда никадәр ихтыяр көче, максатчанлык!
Әнисе Нина Алексеевна, балачагында ул китап кына укып ятмавы, түбәләргә, агач башларына менеп әллә никадәр күлмәк ертуы, рәхәтләнеп атта йөрүе турында сөйли.
Ә бүген исә "тимер ат"ны - автомобильне кулга ияләштерә. Луизага иҗат чишмәсе саекмавын, безне яңа шигырьләре белән куандырып торуын телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X