Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шаяннар һәм тапкырлар клубы биш мәктәп командасын бергә җыйды

Алар Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган КВН конкурсында катнашты. Ул “Без сәламәт планета яклы” лозунгы астында үтте.

Мәктәп укучылары юмористик телдә сәламәт тормыш рәвешенә карата мөнәсәбәтләре турында сөйләде.  Бу  темага карата мәзәкләр мәктәп ашханәсендә дөрес туклану, ел саен тапшырыла торган ГТО нормалары һәм  физик тәрбия дәресләре укытучылары турында иде. Һәр команданың чыгышы кызыклы булды, мәзәкләр дә көлкеле иде.
Ленино-Кокушкинодан  “Класс” командасы чыгышын залдагылар көчле алкышларга күмде. Шуңа да  алар “Тамашачылар симпатиясе призы” номинациясендә билгеләп үтелде.
Питрәчнең икенче мәктәбе командасы “Иң яхшы мәзәк” номинациясендә  җиңде.
Конкурста  Богородск мәктәбеннән “Попкорн” командасы да катнашты. Алар  чарага бераз соңга калып килде, шулай да  тиз арада  үз гаепләрен якты чыгышлары белән  акладылар. Конкурс барышында иң истә калырлык образ – әби булды. Ул  олы яшьтә булуына да карамастан, актив тормыш рәвеше алып бара. Кощак  мәктәбе  укучылары белән бергә чыгыш ясады.  Чараның башыннан ахырына кадәр  тамашачыларны  гаҗәп әбинең кем булуы кызыксындырды. Ул Георгий Муртазин булып чыкты. “Иң яхшы роль” номинациясендә аңа тиңнәр булмады. Әлеге мәктәп командасында катнашучыларның барысы да  гадәти булмаганча  оста, чын артистлар иде, шуңа да алар  лаеклы икенче урын алдылар. Аларга җиңүгә бер адым гына җитмәде, көндәшләреннән  бары тик өч баллга гына калыштылар.
Питрәч беренче мәктәбенең “Незабудки” командасы мактаулы беренче урын алды. Харизматик Дмитрий Воркуновны “Иң яхшы капитан” номинациясендә җиңүче буларак аерым билгеләп үттеләр.
- Без  яшьләр белән бу  чараны Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне кысаларында үткәрдек, – диде  Ленино-Кокушкино  авылы Яшьләр үзәге директоры Ольга Львовна. – Без уен аша  яшьләрне нәрсә борчуын, аларның нәрсәләр белән кызыксынуын яхшырак аңлыйсың. Һәм, әлбәттә инде, мәктәп укучылары  әлеге авыруга каршы иң яхшы коралның – сәламәт тормыш рәвеше алып бару икәнен аңларга тиеш.
Шулай ук укучылар “Әни, сөйләшик әле” профилактик видеоролигын карады. Ул балаларның  ата-аналары  ачыктан-ачык сөйләшсеннәр өчен эшләнде.
Кызганыч, безнең районда КВН хәрәкәте бераз сүлпәнәйде. “Попкорн” командасы безгә яхшы таныш. Алар үз мәктәпләрен Казанда да тәкъдим итә. Башка командалар әлеге чара өчен генә оешты. Бу конкурс  аларны берләштерер һәм алар бергәләп алга барырлар, дип ышанып калам. Чөнки без  барысының да талантлы булуларын күрдек, алар районда гына түгел, ә республика күләмендә призлы урыннар  яуларга сәләтле.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса