Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәле авылы аграрийлары ташландык җирләрне эшкәртә башлады

Биредә күптән эшкәртелмәгән җирләрне киләсе уңыш өчен әзерлиләр.

Хәзерге вакытта «Шәле-Агро»  хуҗалыгы карамагында 8900 гектар чәчүлек мәйданнары бар.

Без чәчүлекләрне 15-20 ел эшкәртелмәгән мәйданнар исәбенә арттыра башладык. Бүгенге көндә 600 гектарда эшләр бара. Бу, нигездә, Лаеш районы белән чиктәге ерак кырлар, -  дип сөйләде «Шәле-Агро» ҖЧҖ директоры Радик Мәүлиев.

Бу җирләрне агачлар, чүп үләннәре баскан. Эш бик авыр. Башта агачларны кисәргә туры килә. Моның өчен махсус техника җәлеп иткәннәр. Аннан соң җир эшкәртелә. Беренче чиратта, ике тапкыр дисклау, аннары җирне сукалау һәм тырмалау башкарыла.

Бездә дүрт К-701 һәм бер МТЗ -1221 тракторы эшли. Эшкәртелгән җирләргә август уртасында көзге арыш чәчәргә планлаштырабыз. Шулай ук күпьеллык үлән чәчәчәкбез. Быел көзге культуралар өчен барлыгы 4000 гектар бүлеп бирәчәкбез, - дип аңлатты хуҗалык җитәкчесе.

Ташландык җирләрне эшкәртүдә Эхтибар Мамедов катнаша. Ул утыз елдан артык тракторда эшли.

Без көне буе эшлибез. Кайчагында эсседә техника двигательләре сафтан чыкмасын өчен төнгә дә калырга туры килә. Хезмәт хакыбыз безнең эшебезгә бәйле, шуңа күрә кызу сезон чорында күбрәк һәм сыйфатлырак эшләргә тырышабыз, - ди К-701 тракторчысы.

Басуларда һәм фермаларда эш кайный. Терлекчелек фермаларына капиталь ремонт ясаудан тыш, терлек азыгы әзерләү бара.

Бүгенге көнгә 1500 тонна сенаж әзерләнгән. Шулай ук мастерскойларда механизаторлар комбайннар әзерләү белән мәшгуль. Хуҗалыкта ике «ДОН-1500» һәм «Акрос» бар, тагын биш «Акрос»ны җәлеп итәчәкбез. Быел 80 миллион сумлык техник базаны ныгыттык: 2 «Биллюр» тракторы, 4 МТЗ тракторы, белгечләр өчен 7 җиңел автомобиль, культиваторлар, чәчкечләр, тырмалар һәм башка техника сатып алдык, - дип сөйләде Радик Мәүлиев.

Язгы кыр эшләре барышында уңышлы хезмәт куйган һәм хәзерге вакытта эшләүче механизаторларны да билгеләп үтми булмый. Болар - Фәрит Нуриев, Ринат Мөхәммәтҗанов, Николай Карташов, Илнур Әхмәтҗанов, Искәндәр Абдрахманов, Ирек Гомәров, Азат Газимов, Рәдиф Кашапов һәм Айнур Мөхәммәтҗанов.


Районда 8076 гектар файдаланылмый торган авыл хуҗалыгы җирләре ачыкланды. Шуларның 1577се әйләнешкә кертелде. 6499 гектар буенча тиешле эш алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса