Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәле авылы балалары ислам нигезләрен өйрәнә

Бу, чыннан да, атааналар балаларына акыллы, игътибарлы, сизгер булырга мөмкинлек бирә торган иң яхшы нәрсә. Шәле авылы имам-хатыйбы Тимур Латыйпов та шулай дип саный, ул бу тема буенча безнең хәбәрчебез белән сөйләшүдә үз фикерен белдерде.

- Тимур хәзрәт, сез мәдрәсәдә балалар белән озак вакыт шөгыльләнәсез. Бу очрашуларны сез алар белән дәресләр рәвешендә үткәрәсезме, әллә билгеле бер темаларга сөйләшүләр рәвешендәме?

- Бездә балаларны укыту мәчеттә дә, Равил Гайнетдин исемен йөрткән мәдрәсәдә дә, алып барыла. Уку программасы буенча бездә гарәп теле дәресләре бар, бу аларга Коръәнне уку, шулай ук әхлак дәресләре алу мөмкинлеге бирә. Программада башка билгеле бер дәресләр дә бар. Гомумән, безнең төп максатыбыз - мөмкин кадәр күбрәк рухи-әхлакый әңгәмәләр уздыру, чөнки хәзерге вакытта балалар бик мәшгуль һәм аларны аятьләр, сүрәләр, догалар укырга мәҗбүр итү җиңел түгел. Безнең бурыч - балаларда бу сүрәләрне уку теләге уяту. Эш шунда, мәдрәсәгә һәм мәчеткә ислам дине таләпләрен тиешенчә үтәмәүче гаилә балалары йөри. Ә бит барысы да гаиләдән башлана. Балалар мәктәптә бик нык арый һәм мәдрәсәгә күңелләренә ял алырга килә. Ләкин без барыбер алар белән сүрәләр һәм аятьләр өйрәнергә, укырга омтылабыз.

- Сез очрашулар барышында балаларның игътибарын нәрсәгә юнәлтәсез?

- Интернет челтәре үсеше аркасында без мәгълүматны фильтрлау мөмкинлеген югалттык. Хәзерге вакытта баланың кулында телефон яки компьютер, әлбәттә инде алар анда барысын да укый, күрә ала. Интернет - ул зур китапханә һәм анда китапханәче юк, шуңа да анда бала адашырга мөмкин. Балага начарлыкны яхшылыктан аера белергә өйрәнергә ярдәм итәргә кирәк. Исламны дөрес аңлатмаучы сайтлар да бар бит. Без Исламның төп кагыйдәләренә – кешелекле, бер-береңә карата яхшы мөнәсәбәттә булырга өйрәтәбез.
Әхлак, үз-үзеңне тоту, аралашу культурасына, тәртипкә басым ясыйбыз. Кызганыч, болар барысы да онытыла. Кеше биш тапкыр намаз укый ала, әмма аның моңа үз мөнәсәбәте. Шуңа күрә минем дәресләрдә боларга зур игътибар бирелә.

- Нәрсә ул исламда балаларны тәрбияләү...

- Мин үзем, ике бала атасы, аларга дөрес тәрбия бирү минем төп бурычым булып тора. Сигез ел дәвамында мәдрәсәдә балалар белән шөгыльләнү нәтиҗәсеннән чыгып шуны әйтә алам, балаларны тәрбияләүдә иң мөһиме, ата-ана баласына үрнәк булырга тиеш. Чөнки олылар үзләрен ничек тоталар, бала да үзен шулай тотачак. Ул бит аларга карый һәм аларның һәр адым һәм гамәлен кабатлый. Ата-аналар балаларга иң яхшы әхлак тәрбиясен бирергә тиеш. Балалар белән күбрәк вакыт үткәрергә, алар белән аралашырга кирәк. Алар моңа мохтаҗ.

- Балаларга мәдрәсәдә шөгыльләнү кызыкмы?

- Әлбәттә. Алар монда үз теләкләре белән килә. Аларның һәркайсы үзе өчен нәрсә дә булса таба. Югыйсә без бу кадәр бала җыймаган булыр идек. Бездә каникуллар вакытында лагерьлар эшли һәм монда балалар күп була. Бу факт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X