Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәле авылында гомер итүче үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Рәзия Вәли кызы Гыймадиева крестьян гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә.

Мәктәптә яхшы укый, авыл советында сәркатип булып эшли. Сугыш елларында Казан хәрби заводларының берсендә хезмәт куя.
Кияүгә чыкканнан соң, сөт җыючы һәм туган авылында сатучы булып эшли.
Ире белән бергә алар өч кыз һәм өч ул тәрбияләп үстерәләр.
Бу көнне аны күркәм юбилее белән котларга район һәм Шәле җитәкчеләре килде, алар Рәзия Вәлиевнаны туган көне белән котладылар, аңа озын гомер, нык сәламәтлек теләделәр һәм Россия Президенты исеменнән котлау телеграммасы тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса