Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәле халкы авыл тагын да матурлансын дигән карарда

Шәле авылында яшәүчеләр ел саен үзара салым буенча республика программасында актив катнашалар. Биредә бу елда 2450 метр юл ремонтланды. Быел референдумда халык янә үзара салым кертүне хуплады.

«Халыкның бер сумына дәүләттән 4 сум» республика программасының гади формуласы яхшы нәтиҗәләр бирә. Монда бик гади һәм отышлы схема, ә иң мөһиме - бу инде сыналган ысул. Программа эшләгән елларда авылларыбыз сизелерлек үзгәрде, матурланды.
- Үзара салым программасында без 2014 елдан бирле катнашабыз. Беренче елда без өч миллион сумнан артык акча җыйдык. Бу акчага яңа зират коймалап алынды һәм 130 фонарь 317 светодиодлы энергия саклаучы лампаларга алыштырылды. Соңгы өч елда биш миллион сумнан артык акча җыелды, без аларны авыл эчендәге юлларны ремонтлауга тотарга булдык. Бүгенге көндә алты километрдан артык юлга вак таш җәелде инде. Киләсе елда без бу эшне дәвам итәчәкбез, - дип сөйләде Шәле авыл җирлеге башлыгы Илшат Әхмәтҗанов.
- Элек безнең урамнардан резин итекләрсез йөреп булмый иде, ә хәзер, күрегез, барысы да ботинка һәм туфлиларда йөри. Нәтиҗәсе күз алдында. Шуңа күрә бу программаны хупларга кирәк, - диде авыл кешесе Исмәгыйль Шаһвәлиев.
Үзара салым иҗтимагый киңлекләрне тәртипкә китерергә генә түгел, халыкта авылларга карата битараф булмаган мөнәсәбәт тәрбияләргә дә ярдәм итә.

 


Бу якшәмбедә, 8 декабрьдә, Питрәч авыл җирлегендә үзара салым кертү буенча референдум узачак. Ул үткән дип табылыр өчен анда җирлек халкының 50 проценттан артыграк кешесенә катнашырга кирәк. Быел халык хуплап тавыш бирсә, җыелган акчаны район үзәгендә тротуарлар төзүгә, Олан Иле авылында яңа балалар мәйданчыгы төзүгә һәм чишмәне төзекләндерүгә тотачаклар. Шиһазда авылында зиратка бара торган юл яңартылачак.
Сайлау көнендә, гадәттәгечә, 5 сайлау участогы эшләячәк: "Питрәч-Арена» боз сараенда, беренче һәм икенче мәктәп биналарында, район мәдәният йортында һәм «Батыр» мәдәният-спорт комплексында. 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр тавыш бирергә була.
Шуны исегездә тотыгыз, сез авылыгыз үсеше, анда яшәү уңайлырак булсын өчен тавыш бирәсез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса