Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәле мәктәбе укучылары ындыр табагында эшли

Алар да урып-җыюга үз өлешләрен кертә

Чытыдагы ындыр табагында да эш кайный, биредә инде күптән ашлык кабул итәргә әзерләр.
Ындыр табагында олылар белән беррәттән укучылар да эшли. Булат Бәйрәмов һәм Мөхәммәтзәкәрия Батыршин унынчы сыйныфта укыйлар, ә Ильяс Сибгатов белән Ильяс Әхмәтгалиев тугызынчы сыйныфка барачаклар.

– Безнең бурыч - ындыр табагын чисталыкта тоту. Без машиналардан коелган ашлыкны җыябыз, себерәбез. Монда эшләү ошый, безне Шәле авылыннан алып киләләр. 4әр сәгать эшлибез. Төшке аш бик тәмле. Эшләгән  өчен хезмәт хакы алабыз, нәкъ менә мәктәпкә әзерлек өчен акча кирәк булачак. Өстәвенә, үзебезне физик яктан ныгытабыз, без барыбыз да спорт белән шөгыльләнәбез, мин әле милли көрәш белән дә мавыгам, – дип сөйләде Мөхәммәтзәкәрия.

Биредә ашлык төяүдә 2 трактор, 2 ашлык чистарту машинасы, әлегә  төрле эш башкаручы 7 кеше эшли. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса