Шәлелеләр үз акчаларына зиратны төзекләндерделәр
Беркем дә читтә калмады.
Шәле авылында яшәүчеләр авыл җирлеге территориясендә урнашкан мөселман зиратын мөстәкыйль рәвештә төзекләндерергә карар кылдылар.
Уртак тырышлык белән акча җыялар. Бу акчаларга капкага заказ биреп, аны үзләре урнаштыралар. Шулай ук зиратка таба юл да салалар.
Бөтен авыл катнашты. Һичшиксез, халык изге гамәл кылды, - дип ассызыклады җирле мәчетнең имам-хатыйбы Тимур хәзрәт Латыйпов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа