Шәленең "Тургай"балалар бакчасында Сабантуй үтте
Сабан туе - ул һәр кемнең көтеп алган бәйрәме.
Бигрәктә балалар бик көтеп алалар. Шәленең "Тургай" балалар бакчасында да бу бәйрәм ел саен зурлап уздырыла. Быел да бакчабызда, мәдәният йорты хезмәткәрлэре белән берлектә, гореф-гадәтләрне саклап, балалар өчен матур бәйрәм үткәрдек. Тәрбиячеләр, милли киемнәр киеп, мәйдан уртасында төрледән-төрле матур уеннар оештырдылар: аркан тартышу, капчык киеп йөгерү, чулмэк вату. Э клоун катнашучыларга көч биреп торды. Көрәш батырларын мәдәният йорты директоры Илдус абый билгеләде. Һәркем үзенең осталыгын күрсәтте: кемдер җырлый, кемдер бии. Барлык балалар Сабантуй бүләкләре оттылар. Бөтен җирдә − уен-көлке, шаярулар хөкем сөрде. Сабан туе шулай шаулап-гөрләп үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа