Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәһәргә якын булуның өстенлекләре дә бар, кыенлыклары да җитәрлек

Район авылларында хисап җыелышлары тәмамланды. Иң соңгылары Кощак һәм Шигали авыл җирлекләрендә үтте. Әлеге авыл җирлекләре өчен Казанга якын урнашу берникадәр кыенлыклар да тудыра, шулай ук аның яхшы яклары да бар.

Шигали авыл җирлегендә 5102 кеше теркәлгән. Узган ел монда 78 бала туган, миграция үсеше 1713 кеше тәшкил итә.
- Чынлыкта монда яшәүчеләр саны 15 000гә җитте инде, - диде авыл җирлеге башлыгы Рамил Гайфуллин. Нигездә, кеше санының артуы, “Царево” торак комплексы төзелеше хисабына барлыкка килгән. Кагыйдә буларак, монда казанлылар күчеп килә, әмма алар шәһәрдә теркәлгән килеш калалар, шуңа күрә, саннарда шундый зур аерма күзәтелә. 2018 елда җирлектә гомуми мәйданы 25120 квадрат метр тәшкил иткән 6 күпфатирлы йорт куллануга тапшырылган, 40 шәхси торак төзелгән, аларның гомуми мәйданы 5176 квадрат метр. Әлбәттә, халык санының артуы барлык социаль һәм белем бирү учреждениеләренә, юлларга, җәмәгать транспортына һәм башкаларга өстәмә нагрузка тудыра. Барлык хисап докладларыннан соң иң беренче яңгыраган сорау да балалар бакчасында урыннар җитмәүгә кагылышлы иде. Иске Шигали авылында кечкенә генә балалар бакчасы эшли, анда 39 бала йөри, “Царево” торак комплексында шәхси балалар бакчасы бар. Тиздән аларга тагын бер мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе өстәләчәк: “Ивушка” балалар бакчасы ачылуы көтелә.
Әлеге комплекста яшәүчеләр шулай ук торак комплексның чистарткыч корылмаларының начар эшләвеннән дә зарланды.
- Шәһәр читендә саф һава сулап яшәргә безгә зәһәр ис комачаулый, һәрвакыт тәрәзәләрне ябык тотарга туры килә, - диде Дмитрий Нечаев. Дмитрий һәм аның күршеләрен, хәзерге вакытта тагын бер чистарту корылмасы төзелә, быел куллануга тапшырылачак, бераз көтәргә генә кирәк, дип тынычландырдылар.
Яңа Шигали авылының Центральная урамында машиналарның күп йөрүеннән җәфаланучы кешеләргә дә бераз көтәргә туры киләчәк.
- Казаннан авылга, авылдан Казанга туктаусыз машиналар йөреп тора, хәзер урамнар да тарайды бит, - диде Рафикъ Әгъзамов.
Хәзерге вакытта яңа төзеләчәк юлның проектын әзерлиләр, ул әлеге авылны әйләнеп узар дип көтелә. Кощак авылында да җыенга килгән халык эшне шушы проект белән танышудан башлады. Кощаклылар сорауларына юл проектын эшләүче компаниянең вәкиле Игорь Парфенов җавап бирде. Әлбәттә, һәркемгә дә ярап бетеп булмаячак, шулай да нәтиҗә күпләрнең мәнфәгатен канәгатьләндерәчәк.
Хәзерге вакытта Кощак авылы шәһәр тормышы белән яши.
- Безнең эшкә яраклы халыкның 73 проценты шәһәрдә эшли. Пенсия яшендәгеләр хуҗалык белән шөгыльләнә алмый, ә яшьләр теләми, - диде авыл җирлеге башлыгы Зөбәйдә Саттарова. Монда “Кощак” АХП” ҖЧҖ, “Керамика” АҖ, “Казан” нәсел атлар заводы” ҖЧҖ кебек зур предприятиеләр эшли һәм алар салымнар белән бюджетны тулыландыра. Бу территориядә “Агромир Казан” авыл хуҗалыгы продукциясен күпләп сату, саклау һәм эшкәртү логистик үзәге төзелеше буенча зур инвестиция проекты тормышка ашырыла. Төзелеш материаллары сәнәгате индустриаль паркы төзелеше дәвам итә. Бер елга 100дән артык эш урыны булдырылган.
Бу елга планнарга килгәндә, алар шулай ук күп: 2019 елда Кощакта “Теремок” балалар бакчасын ремонтлаячаклар, Званкада яңа клуб төзеләчәк, шулай ук берничә юлны да ремонтлаячаклар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса