Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сигез эшмәкәр район җитәкчелегеннән ярдәм алды

Ай саен район хакимиятендә эшлекле киңәшмә үтә, анда үз проектларын гамәлгә ашырырга теләгән җирле эшмәкәрләрне чакыралар. Мондый очрашуларда район башлыгы, җир-милек мөнәсәбәтләре палатасы, авыл хуҗалыгы идарәсе вәкилләре катнаша, кайвакыт хокук саклау органнары, газ хезмәте һәм электр челтәрләре хезмәткәрләре дә чакырыла.

Шундый очрашуларның берсенә сигез эшмәкәр килде. Һәркем үзенең бизнес-планын тәкъдим итте.
Район башлыгы Илһам Кашапов һәр эшмәкәрне: - Нинди фикерләрегез бар, без нәрсә белән ярдәм итә алабыз, - дип каршы алды. Биредә барлыгы сигез проект тикшерелде.
Мәсәлән, хосусый эшмәкәр Роберт Хәмидуллин агач калдыкларын эшкәртү цехын төзү планнары белән уртаклашты.
Тагын бер питрәчле Сергей Астраханцев җимеш бакчасы үстерергә уйлый. Биредә сөт, пыяла-пластик арматура җитештерү, терлек симертү буенча бизнес-планнар да яңгырады.
Һәркемне игътибар белән тыңлап, аларның нинди проблемалары булуын белделәр һәм алар буенча гомуми фикер алыштылар.
Әлеге утырышларда катнашкан район җитәкчесе урынбасары Дамир Байгилдин әйтүенчә, һәр эшмәкәр тарафыннан диярлек күтәрелгән мәсьәлә - аларның киләчәге өчен җир кишәрлекләре бүлеп бирү, шулай ук авыл хуҗалыгы җирләрен сәнәгатьнекенә күчерү.
- Якын арада, салкыннар башланганчы фундаментка нигез салыр өчен, аларга җир участоклары бүлеп бирәчәкбез, - дип билгеләп үтте башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Ул шулай ук мондый очрашуларның төп максаты - районда кече һәм урта бизнесны үстерү, шәхси эшмәкәрләргә һәм фермерларга ярдәм итү һәм аларга булышу, дип ассызыклады.
Хәзерге вакытта районның тулаем территориаль продуктында кече һәм урта бизнесның өлеше 38 процент тәшкил итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Питрәч, эшмәкәр

2
X