Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сихри урман патшалыгы

Традиция буенча сентябрьнең өченче якшәмбесендә урман хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте.


Урманның гүзәллегенә сәгатьләр буе сокланып карап торырга була. Табигать безгә никадәр матурлык бүләк итә. Урманның файдасы турында барыбыз да яхшы беләбез.
- Безнең урман хуҗалыгында эш тынып тормый, - ди питомник мастеры Әхмәт Гыйззәтуллин. - Бигрәк тә язгы, җәйге чорда, хәзер дә барлык хезмәткәрләр үз участокларында.
Урман питомниктан башлана, анда 70500 төп үсенте үстерелә. Нигездә, алар чыршы, нарат, акация, карагач. Монда тәҗрибәле остаз Гөлфирә Шәмсиева җитәкчелегендәге бригада эшли. Алар төп эшләреннән тыш, урман культураларын чистарту, аларны тәрбияләү эшен дә башкаралар.
- Бу елда гына да Люткино торак пункты янәшәсендә 20 гектарда үсентеләр утырттык, башка участокларга да хезмәт күрсәтәбез, шулай ук утырту материалларын да яңартабыз, - ди ул. - Безнең участоклар елдан-ел киңәя, әлбәттә бу безне сөендерә генә. Яңа урыннар үзләштерәбез, хәтта 30 гектарга кадәр үсентеләр утыртабыз.
Кайбер хезмәткәрләрне аерым билгеләп үтәсе килә. Болар: Илдар Хәйруллин, Габделбәр Илдарханов, Мәгъсүм Яруллин, химик станция, янгын часте хезмәткәрләре.
Әхмәт Гыйззәтуллин үзе Питрәч урман хуҗалыгына Йошкар-Ола дәүләт университетын тәмамлаганннан соң, 1990 елда килгән. Ул урманнар белән чолгап алынган Чыты авылында туып-үскән.
Мин балачактан урманга тартылдым. Авылыбызда Татарстанның атказанган урманчысы Галләметдин Фәттахов яшәве миңа нык ярдәм итте. Ул мине үзе белән урманга алып бара иде. Авылдашлар белән бергәләп мин аңа булыша торган идем. Менә шул чакта миндә урманга, табигатькә мәхәббәт уянгандыр мөгаен. Мин әлеге һөнәрне сайлавыма үкенмим, чөнки мин урманда саф һавада эшләргә яратам. Табигать кочагында эшләве үзе бер рәхәт бит ул.


"Лаешлес" Питрәч участогы 12935 гектар урман массивына хезмәт күрсәтә. Анда 25 хезмәткәр эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса