Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Складлар сусыл азык белән тулылана

Авыл халкы өчен кызу эш вакыты җитте. Болыннарда, басуларда азык әзерләү кызганнан-кыза бара. Азык хәзерләүчеләр көне буе тырышып эшли, алар терлекләр өчен кышкы азык запасы булдыруда җаваплы булуларын яхшы аңлый.

Колай азык әзерләүчеләре беренчеләрдән булып складларын сыйфатлы сенаж һәм печән белән тулыландыруга кереште. Быел болыннарда, кырларда да үлән начар түгел.
- Без инде бишенче июньнән печән әзерләүгә керештек, - диде хуҗалыкның азык буенча агрономы Рәмзил Вәлиев, - бу вакытта, җәй башында үләннәр файдалы үзлекләрен саклый. Барлык технологияне үтәргә тырышабыз. Быел безнең хуҗалыкта 450 тонна печән әзерләү планлаштырыла, без 250 тоннадан артык яхшы сыйфатлы печән әзерләдек инде. Аларны 400 килограммлы төргәкләргә төрдек. Монда МакДон чапкычында яшь механизатор Евгений Семенов эшли, пресс-җыйгычларда Владимир Жуков, Раушан Рәҗәпов һәм Тимофей Романов басуларда коры үлән җыя.
12 июньнән сенаж әзерләүгә керештеләр инде, биредә план 6000 тонна, һәм бүгенге көнгә 1500 тоннадан артык сенаж салынды. Нигездә, безнең сенажга күпьеллык үлән люцерна килә, ә басуларда силос өчен кукуруз өлгерә.
Тольк Рәҗәпов «Полесье» азык җыю комбайнында өченче сезон эшли, аңа карата бернинди шелтә дә юк, үз эшен һәм техникасын яхшы белә, көненә 40 машина һәм трактор төйи. Сүз уңаеннан, монда безнең КамАЗларда Айрат Бәйрамов һәм Артем Вәлиев, МТЗ-1221 тракторларында Айбек Досчанов һәм Равшан Рәҗәпов эшли. Тыгызлауда сенаж базында К-744 тракторында әтисе һәм улы Хәетбай һәм Улугбек Досчановлар эшли. Безнең хуҗалыкта үз эшләрен белгән һәм яраткан тәҗрибәле һәм яшь механизаторлар эшли.
Евгений Семеновка нибары егерме биш яшь, шуңа да карамастан, ул узган район Сабан туенда алдынгы механизатор, язгы кыр эшләре вакытында күрсәткән хезмәтләре өчен, алдынгылар рәтендә бүләкләнде.
- Гомуми эш стажым унбер ел булса да, чапкычта беренче сезон эшлим, - диде яшь механизатор. - Урып-җыю вакытында ашлык җыю комбайнының штурвалы артына утырам. Елның башка вакытларында тракторларда эшлим. Менә быел бу техникада үз көчемне сынап карарга булдым. Миңа бик ошады. Чапкыч 7,5 метр араны колачлый, монда үлән куе, басулар тигез. Көнгә 35 гектар күпьеллык үлән чабам, бу безнең көндәлек план, азык җыйгыч комбайн минем арттан өлгерергә тиеш. Бу чабылган үлән кипмәсен өчен эшләнә, сусыл азык әзерләү буенча агротехнологияне сакларга кирәк.
Евгенийның яшьтәше, Колай егете Артем Вәлиев КамАЗда сенаж ташуда эшли. Ул инде балачактан ук туган хуҗалыгында хезмәт куя, районның алдынгы комбайнчысы Евгений Федотовта комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән. Ә гомере буе машина йөртүче булып эшләгән әтисеннән машина йөртергә өйрәнгән.
- Мин монда, туган хуҗалыгымда унсигез яшемнән, машина йөртү таныклыгы алган көннән бирле эшлим, - диде Артем. - Быел эш күп, ял итәргә дә вакыт юк. Кышын Казаннан, Менделеевскидан минераль ашламалар, орлыклар, азык ташыдык. Хәзер иртә яздан басуларда сенаж ташыйбыз, башка эшләр дә җитәрлек. Көненә 10-12 рейс ясыйм, һава торышы яхшы, сенаж бар, шуңа күрә күтәренке кәеф белән эш итәбез, сенаж чокырларын, азык ишегалларын запас белән тутырырбыз дип уйлыйбыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X