Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сәламәтлеккә бәйле проблемалар аркасында да руль артына утыруны тыя алалар

Прокуратура хезмәткәрләре дә юл хәрәкәте иминлеген даими тикшереп торалар. Прокуратура безнең районда яшәүче бер кешенең автомобиль белән идарә иткәндә, кеше тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыруын ачыклады.

Эш шунда, питрәчле наркоманиядән интегә, ләкин шул ук вакытта транспорт чаралары белән идарә итәргә хокуклы. Ул Питрәч район үзәк хастаханәсендә табиб-наркологта “бер үк вакытта берничә төрле наркотик матдә куллану” диагнозы белән учетта тора. Мондый кешеләрнең акылы күпмедер дәрәҗәдә тоткарлану сәбәпле, юлларда һәлакәтләр китереп чыгарырга, шул рәвешле, аларның гражданнар тормышына, сәламәтлегенә һәм мөлкәтенә зыян китерүләре, юл хәрәкәтендә катнашучыларның хокукларын, ирекләрен һәм законлы мәнфәгатьләрен бозулары мөмкин.
Транспорт чаралары белән идарә итү хокукын туктату сәбәпләренең берсе – транспорт чаралары белән куркынычсыз идарә итүгә комачаулый торган дәрәҗәдә машина йөртүченең сәламәтлеге начарлану. Шуннан чыгып, прокуратура судка гражданның транспорт чаралары белән идарә итү хокукын туктату турында тиешле гариза белән мөрәҗәгать итте. Дәгъва гаризасы канәгатьләндерелде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, наркомания белән чирләүче кешеләргә өч елдан да ким булмаган тотрыклы ремиссия күзәтелгәндә транспорт чарасы белән идарә итү рөхсәт ителә.
Исегезгә төшерәбез, машина йөртү хокукыннан мәхрүм итүдә сәламәтлек торышы гына түгел, ә  штрафларны түләмәү, юл хәрәкәте кагыйдәләлрен бозу, исерек хәлдә транспорт белән идарә итү, медицина тикшерүеннән баш тарту һәм башкалар сәбәп булып тора.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X