Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Социаль яклау: «Гаризаларыгызны онлайн тапшыруыгызны сорыйбыз»

«Күптән түгел мин беренче тапкыр әни булдым. Беркая да чыга алмыйм. Бала туу сәбәпле, айлык түләү билгеләү өчен гаризаны дистанцион рәвештә бирергә мөмкинме?» - дип язды безгә социаль челтәрләрдә Ленино-Кокушкинода яшәүче бер ханым.

Без социаль яклау бүлеге белән элемтәгә кердек.

- Беренче бала туу яки уллыкка алу белән бәйле рәвештә айлык түләү билгеләү турындагы гариза ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында электрон рәвештә кабул ителә. Бу порталда шулай ук торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидияләр алуга гариза бирергә мөмкин, - дип җавап бирделәр безгә социаль яклау бүлегендә.

Санитар-эпидемиологик хәлне һәм яңа коронавирус инфекциясе таралу үзенчәлекләрен исәпкә алып, алар гаризаларны нәкъ менә электрон рәвештә тапшырырга киңәш итәләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X