Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ БҮЛЕГЕ ХӘБӘР ИТӘ

Телевизорга цифрлы приставка өчен кемгә акчалата компенсация бирәләр һәм Питрәчтә транспорт картасын кайда алырга була?

Россия цифрлы эфир телевидениесенә тулысынча күчте. Шул ук вакытта иске телевизор хуҗаларына махсус цифрлы приставка сатып алырга кирәк иде. Аз керемле гражданнарга аларны сатып алганда компенсация каралган.
Компенсацияләр өч һәм аннан да күбрәк балалы, шул исәптән тәрбиягә бала алган, 18 яшькә кадәрге инвалид балалары булган, балага ТР Министрлар Кабинетының 17.12.2004 ел, №542 карары нигезендә бирелә торган айлык пособие алучы гаиләләргә, шулай ук 70 яшькә җиткән һәм аннан өлкәнрәк ялгыз яшәүче инвалидларга (инвалидлардан торган
гаиләләргә) бирелә, аларның җан башына уртача кереме 20 мең сумнан артмаган очракта.
Компенсацияләр приставканың фактик бәясе күләмендә бирелә, әмма бер мең сумнан да артмый.
Документларны кабул итү һәм күрсәтелгән компенсацияләрне билгеләүне гражданның яшәү урыны буенча Республика матди ярдәм үзәгенең территориаль бүлеге гамәлгә ашыра. Компенсацияләр билгеләү өчен документлар пакеты белән гаризаны 2019 елның 1 декабренә кадәр тапшырырга кирәк.


"Бердәм электрон социаль йөрү билеты" алу өчен питрәчлеләр паспорт белән компенсация түләүләре (социаль яклау) бүлегенә мөрәҗәгать итә алалар.
Питрәч авылы, Совет ур., 20 нче йорт.
Дүшәмбе, сишәмбе, пәнҗешәмбе, җомга 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр.
Төшке аш вакыты: 12.00 дән 13.00 сәгатькә кадәр.
Чәршәмбе 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр.
Телефоннар: 3-00-15, 3-02-69.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса