Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Советлар Союзы Герое Петр Михайлович Гавриловның тормыш һәм хәрби юлы турында сөйлибез

"Әлбәден" хәрби уеннары" фестивале аның истәлегенә үткәрелә.

Майор Петр Гаврилов Әлбәден авылында туган, ул Брест крепостеның соңгы сакчысы. 

Петр Гаврилов әтисез үскән. Аларның гаиләсе ярымземлянкада яшәгән. 8 яшендә малайны мәктәпкә бирәләр. Әмма ул 4 сыйныф кына тәмамлый – гаиләне ашатырга кирәк була.

14 яшендә Петр Казанга китә. Урам себерүче, йөк төяүче, эшче була. Ирекле рәвештә Кызыл Армиягә Гражданнар сугышына китә. Ул үзенең хәрби һөнәргә тартылуын тоя. Командир курсларына укырга керә, Төньяк Кавказда хезмәт итә. Хәрби академияне тәмамлый, өйләнә. Ләкин аларның балалары булмый, шуңа күрә алар ятим малайны уллыкка алалар. Сугыш башланырга берничә ай кала Гавриловны Брест крепостена күчерәләр.
22 июньдә таң атканда беренче шартлауларны ишетеп, майор шунда ук сугыш башлануын аңлый. Петр Гаврилов 44 нче укчылар полкы командиры була. Бер айдан артык гитлерчылар каты бомбалардан соң гына ала алган Көнчыгыш форт оборонасы белән җитәкчелек итә.
29 июньдә немецлар Көнчыгыш форт сакчыларына хәлиткеч таләп куя - Гавриловны үзләренә тапшырырга һәм коралларын ташларга кушалар. Югыйсә фортны гарнизоны белән бергә җир белән тигезләячәкләр. Әмма сугышчыларның берсе дә бирешми. Гаврилов боерыгы буенча хатын-кызлар һәм балалар әсирлеккә җибәрелә. Кул сугышлары башлана, Көнчыгыш форт сакчылары каршылык күрсәтә алмый башлый. Исән калганнары әсирлектә эләгә. Немецлар Гавриловны эзләп, крепость каземетларын айкап чыгалар.
Язучы Сергей Смирнов үзенең «Брест крепосте» китабында лагерь госпитале табибының сөйләгәннәрен яза. Сугышның 32 нче көнендә немецлар крепостьта кулга алынган майорны шул госпитальгә китергән. «Әсир командир формасыннан иде, әмма ул бик сәләмә иде. Ул яраланган, шулкадәр талчыккан иде, хәтта бернәрсә дә йота алмады, табибларга ясалма туклануны кулланырга туры килде. Әмма немецлар бу кешенең бер сәгать элек кенә казематларның берсендә ялгызы гына сугышып, берничә гитлерчыны үтерүе турында әйттеләр. Аның батырлыгына хөрмәт йөзеннән әсирнең исән калуы билгеле булды». Бу майор - крепостьның иң тәҗрибәле командирларының берсе, гражданнар һәм Фин сугышларын узган Петр Гаврилов. Ул берничә концлагерь уза, 1945 елның маенда Кызыл Армия частьләре тарафыннан азат ителә. Югалган партия билеты аркасында Гавриловны партиядән чыгарганнар, әмма хәрби исем алгач, кире алганнар.
Петр Михайловичны туган авылында сак белән каршы алганнар. Алар, сугыштан кайткан әсир – үз ватанын саткан кеше, дип санаганнар. Гаврилов бик нык борчылган, авылдашлары белән мөнәсәбәтләрне җайга салырга тырышкан. Әмма уңышсыз. Урак чорында да аны эшкә алмаганнар. Петр Михайлович район үзәгенә юл алган, чүлмәк ясау фабрикасына урнашкан. Бер елдан соң Краснодарга киткән һәм икенче тапкыр өйләнгән. Үзенең беренче хатыны Екатерина Григорьевнаны вафат дип санаган.
1955 елда радиода «Брест крепосте геройларын эзләгәндә» тапшырулар циклы чыга. Аларның авторы Сергей Смирнов Көнчыгыш форт командирының батырлыгы турында сөйли. Шуннан соң Гаврилов партиягә кайтарыла, ул Геройның Алтын йолдызын ала.
50 нче елларда үзенең беренче хатыны Екатерина Григорьевна һәм улы Николай исән булуын белә. Улы армиядә хезмәт иткән, ә хатыны параличланган һәм инвалидлар йортында яшәгән була. Петр Михайлович һәм аның икенче хатыны Екатерина Григорьевнаны Краснодарга алып китәләр, аны үлгәнче карыйлар. Гаврилов туган җирен дә онытмый. Еш кайта, якташлары белән языша торган була.
Петр Михайлович үзен Брест крепостеның гарнизон зиратында җирләргә дип әйтеп калдыра.
Ул Брестның мактаулы гражданины. Күн авылында аның хөрмәтенә бюст куелды. Аның исемен Казан, Краснодар һәм Питрәч урамнары йөртә. Безнең ватандашыбыз 1979 елның 26 гыйнварында вафат була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса