Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Студентларга нинди эштә күбрәк акча түлиләр?

Экспертлар Россия студентларына тәкъдим ителә торган вакансияләрне тикшергән.

Эш бирүчеләр иң күп хезмәт хакын башлаучы программистларга, юристларга, аниматор-мультипликаторлар һәм аналитикларга тәкъдим итә. Бу турыда ТАСС агентлыгы Superjob порталы белешмәләренә сылтама белән хәбәр итә.

Вакансияләрнең күбесе ай-ти өлкәдә. Мәскәүдә программистларга 90 мең сум хезмәт хакы түлиләр.

Эшли башлаучы юристлар 100 меңгә кадәр хезмәт хакы алырга мөмкин.

2D аниматорлар 75 меңгә кадәр хезмәт хакы өмет итә ала.

Финанс аналитикларына 60 мең сум тирәсе хезмәт хакы түлиләр, диелә хәбәрдә.

ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X