Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Суда күңелле ял фаҗигагә китермәсен

Узган ял көннәрендә Татарстанда 10 кеше суда батып үлгән, алар арасында бер кечкенә малай да бар. Фаҗига безнең Мишә елгасында да булды: ата белән ул суга батып үлде

Судагы фаҗигаләрнең иң еш очрый торган сәбәбе - тыелган, махсус җиһазландырылмаган урыннарда һәм исерерк килеш су коену. Быел коену сезоны коронавирус таралу куркынычы янау сәбәпле ачылмады. Пляжларны ачу чикләү чараларын бетерүнең өченче этабында гына каралган, республика әлегә икенче этапта.

Якшәмбе кичендә бер ир-ат ике улы белән белән Карповка авылы янәшәсендә урнашкан «Алмагач» бакчачылык ширкәте янында Мишәгә су коенырга китә. Бераздан кече улы өенә кире кайта һәм абыйсының бата башлавы, ә әтисенең аны коткару өчен суга ташлануы турында сөйли, әмма аларның берсе дә судан кире чыкмый. Иртән 6.55 сәгатьтә коткаручылар яшүсмернең мәетен судан алып чыга, газета чыккан вакытка 2 нче зона эзләү-коткару отряды водолазлары әле малайларның әтисен эзләүне дәвам итә иде.

«Ютазы районының Исмәт авылы янындагы күлдә бер егет суга батып үлгән. Коткаручылар килгәнче һәлак булган егетнең мәетен судан танышлары тартып чыгарган. 19 яшьлек егет Урыссу бистәсендә яшәгән булган».
«Коткаручыларга 20 яшьлек егетнең мәетен табу өчен ике сәгать вакыт кирәк була. Фаҗига Кукмара районының Туембаш авылы күлендә була».
«Зур Аккош күлендә биш яшьлек бала абыйсы белән суда уйнаганда юкка чыккан. Малайны коткаручылар һәм ял итүчеләр эзли. Сабыйның гәүдәсен судан тапканнар».
«Өч ир-ат Казансу күпереннән сикергән. Икесе генә судан йөзеп чыккан. Чакыру урынына килгән водолазлар ярдан 100 метр тирәнлектә 25 яшьлек ир-атның мәетен тапкан».
«Чаллыда 43 яшьлек ир-ат батып үлгән. Мәрхүм ир-ат хатыны һәм иптәше белән Камага су коенырга барган булган. Ир-ат кафега кадәр йөзеп барырга уйлый, әмма кире йөзеп кайтырга аның көче калмый».
Бу хәбәрләр төрле мәгълүмат агентлыкларының яңалыклар сәхифәләрендә бер көн эчендә барлыкка килде. Бу кешеләрнең берсе дә тормышлары шулай тәмамланыр дип уйламагандыр. Алар да су коенырга, ял итәргә, күңел ачарга гына планлаштырган булганнар.... Якындагы сулыкларга су коенырга барырга уйлаганда, бу язмаларны исегезгә төшерегез.

Җиһазландырылмаган урында су коенган өчен хокук бозучылар ТР КоАП 3.10 статьясы буенча административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин. Моннан тыш, балигъ булмаганнарны тәрбияләү бурычларын үтәмәгән өчен, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәләре вәкилләре РФ КоАП 5.35 статьясы буенча, олылардан башка су коенган балаларның ата-аналарын административ җаваплылыкка тартачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса