Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Суган белән 10 лайфхак

Суганны ашарга да, хуҗалыкта кулланырга да була.

Грильне суган белән ышкысаң — каткан ризык калдыклары төшеп бетә. Металл кайнар булганда эшләү хәерле. Суганны чәнечке белән кадагыз да, грильне чистартыгыз.

Суган буяу исен бетерә — аны дүрт кисәккә бүлегез дә, тирән савытка салып, стеналары буялган бүлмәгә төнгә калдырыгыз. Иртән бүлмәне җилләтегез.

Суган тураганда еламас өчен, сагыз чәйнәп карагыз. 

Черкиләр суган исен яратмый, табигатьтә ял иткәндә суганны кулларыгызга, аякларыгызга ышкып куегыз. 

Авокадоның әчесен суган бетерә. Авокадо салынган контейнерга суган салып куеп саклагыз. 

Пычак күгәрә башласа, суган белән чистартыгыз. 

Машина тәрәзәсенә боз катмасын өчен, кичке якта суган белән ышкып куегыз.

Металлны суган белән ышкып ялтыратып була.

Кәгазь пакетка тишекләр ясап, суганны шунда озаграк сакларга мөмкин.

Өйдәге кырмыскаларны куып җибәрү өчен, алар йөри торган урыннарга суган турап куегыз, диелә хәбәрдә. 

 

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: файдалы киңәшләр