Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сугыш батырлары исемнәре мәңгеләштерелде

Кощак авылында Бөек Ватан сугышы елларында шушы урында һәлак булган очучыларга багышлап, мемориал ачтылар. Аны ачу тантанасы 21 июньдә, Хәтер көне алдыннан, оештырылды.

Бераз тарих
Биш ел элек Кощакта аксакаллар истәлекләре һәм архив документлары нигезендә очучылар каберен тапканнар иде. Бөек Ватан сугышы елларында хәзерге заманча Самосырово поселогы турысында зур аэродром булган. Монда авиация полкы базасында Кызыл Армия очучылары өйрәнүләр алып барган. Әгәр фаҗигале хәлләр килеп чыкса, һәлак булганнарны Кощак зиратына күмгәннәр. Чөнки Самосыровода зират булмый.
1942 елның 22 июлендә Кощак авылы янында моторы эшләүдән туктаган Пе-2 самолеты җиргә килеп төшә. Очучы Евгений Адамов, штурман Алексей Печников, укчы-радист Борис Пронин һәлак була. Шулай ук якындагы Званка авылы янында 1942 елның 7 августында Чистайдан Казанга очкан чагында тагын бер Пе-2 самолеты белән һәлакәт була. Аның очучысы Виталий Кузнецов дигән хәрби була.
Эзләнү отряды кешеләре Кощакта Петр Антонов белән таныша. Ул хәрби очучы икән. Нәкъ менә шул кеше һәлакәт урынын күрсәтә. Бу изге күңелле кеше анда истәлек тактасы куя, самолет калдыкларын җыя.
Ә иске Кощак зиратында хәрби җирләнгәннәр реестрында теркәлмәгән Кузнецов кына түгел, Поляков кабере дә табыла. Бу турыда эзләнүчеләргә берни дә билгеле булмый. Укчы-бомбардир Борис Поляков 1942 елның 3 мартында һәлак булганлыгы ачыклана. Бу көнне авыл күгендә ике самолет бәрелешә һәм берсе дә исән калмый.
72 нче бомбардир полкының сакланып калган документлары буенча, ике һава укчы-радистлары Леонид Бабешко һәм Георгий Лемешко исемнәрен ачыклый алалар. Соңгысы әле 1939 елдан ук акъфиннар белән сугышта катнашкан, ә 1941 елда "Кызыл Йолдыз" ордены ала. Ул 40 хәрби ачыш ясаган һәм бар да нәтиҗәле булган. Шулай ук элемтәне өзмәгән һәм бик мөһим мәгълүматлар алып кайткан.
Мемориал ачылды
Шулай итеп ике фамилия урынына Кощактагы һәйкәлгә 10 исем языла. Мемориалны ачу тантанасына Россиянең башка төбәкләреннән дә кунаклар килә. Күпләгән чыгышларның бөтенесе дә безнең сугыш каһарманнарын онытырга хакыбыз юк, дигән фикер белән сугарылган иде. Һәйкәлне ачу хокукы 603 нче БАП самолеты штурманы , өлкән сержант А.В.Печниковның оныгы Алексей Пельтманга һәм "Ватан" берләшмәсе" эшләре белән идарә итүче Илья Прокофьевка тапшырылды. Мемориалны ачканда Свято-Троицк храмы настоятеле иерей Ярослав атакай бу урынны изгеләштерү йоласын үтәде.
Аннары Кощак урта мәктәбе укытучысы, туган якны өйрәнүче Галина Вуколова чыгыш ясады. Ул мемориалны ачуга этәргән тарихи сәхифәләр турында сөйләде.
Мәскәүдән килгән Алексей Пельтман кунаклар алдында шулай ук нотык белән чыгыш ясады. Бабасы турында сөйләгәндә, ул : "Егеткә 21 яшь кенә була бит..." - ди.
Бу көнне көтелмәгән хәл килеп чыкты. Бер минутлык тынлыктан соң зират өстеннән бүгенге көн авиаторлары очып үтте. Бу һәлак булган хәрби сугышчыларны хөрмәтләп искә алулары иде аларның.

Хезмәт вазифаларын үтәгәндә һәлак булган очучыларның исемнәре яңа һәйкәлдә уеп язылган. Болар: очучы, лейтенант СОВЕТ Петр Демьянович, 1918 елда туган; укчы-бомбардир, лейтенант ПОЛЯКОВ Борис Федорович, 1914 елда туган; һава укчы-радисты, кече сержант БАБЕШКО Леонид Фомич; очучы, старшина ЖУРАВЛЕВ Леонид Зиновьевич, 1920 елда туганнар; укчы-бомбардир, лейтенант ФАДЕЕВ Николай Васильевич; һава укчы-радисты, сержант ЛЕМЕШКО Георгий Николаевич, 1919 елда туганнар; очучы, сержант АДАМОВ Евгений Петрович, 1920 елда туган; штурман, өлкән сержант ПЕЧНИКОВ Алексей Васильевич, 1921 елда туган; һава укчы-радисты, сержант ПРОНИН Борис Петрович, 1919 елда туган; 202 нче АЭ СБАП командиры урынбасары, өлкән лейтенант КУЗНЕЦОВ Виталий Алексеевич, 1913 елда туган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса