Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Сугыш һәм тормыш ачысын кичергән тыл һәм хезмәт ветераны

    Гайниҗамал апа 1927 елның 23 августында Иске Йорт авылында дөньяга килә. Гайниҗамал апа, Әлмөхәммәт абый белән Фатыйма апаның бердәнбер кызлары була.

    Аның әтисенең беренче хатыны авырып үлә, аннан Якуп исемле малае кала. Әтисе Күн авылыннан Фатыйма исемле кызга өйләнә. Аннан Гайниҗамал апа дөньяга килә. Алар Якуп абыйсы белән дус-тату булып үсәләр.

    Гайниҗамал апа Әхмәдулла исемле шушы авыл егетенә тормышка чыга. Егет кызга армиягә киткәнче өйләнеп китә, кыз кайнана янында килен хезмәте үтәп кала. Ул армиядә 3 ел хезмәт итә, хатын авырлы булып кала, ире армиядә вакытта 1949 елны улы туа, аңа Ильяс дип исем кушалар. 1951 елны армия хезмәтен үтәп, туган авылына, гаиләсе янына кайта. Шатлык өстенә шатлык өстәп 1952 елны икенче уллары Гарәфетдин дөньяга аваз сала, тормышлары тагын да түгәрәкләнеп китә. Ләкин гаиләнең шатлыгы озакка бармый, 2,5 яшькә җиткәч тамагы шешеп, олы уллары Ильяс үлә. Бу дөньяның шатлыгы белән кайгысы һәрчак янәшә йөри бит ул, аларга бала югалту ачысын татырга туры килә. Үлгән артыннан үлеп булмый, авыр хәсрәт булсада, тормыш дәвам итә. Әхмәдулла абый белән Гайниҗамал апа 5 бала тәрбияләп үстерәләр, улларын өйләндерәләр, кызларын тормышка бирәләр. Балаларына булышып, ярдәмләшеп яшиләр алар.

    Гайниҗамал апа әти-әнисен, кайнанасын, тормыш иптәшен, газиз баласын, йөрәк җимешен соңгы юлга озата. "Әле бусы баласы гына булган икән, мичтә булган икән аның анасы. Иң газиз кешеләреңне югалту бик ачы хәсрәт", - ди ул күз яшьләрен сөртә-сөртә. Әле тагын да ачырагы алда булган икән, бер-бер артлы, 3 газиз баласын югалта ул. Иренең үлгәненә 5 ел дигәндә, 45 яшендә, җиләк шикелле чагында уртанчы кызы - Мәрзиясе үлә. Аннан 62 яшендә, шул озакка сузылган каты авырудан, олы кызы Тәскирәсен югалта, олы баласын - Гарәфетдин улын да җир куенына сала газиз ана. Ничек чыдарга, ничек түзәргә, ничек сабыр итәргә газиз анага. Бала югалту ачысын беркемгә дә күрсәтмәсен Ходай, күргәннәргә сабырлык бирсен. Өчесе дә шул яман чирдән, якты дөнья белән хушлашалар.

    Хәзер аның хәтере начар, аны ике кызы бер генә көн дә ялгыз кундырмыйлар. Бүгенге көндә Тәнзилә әнисе янына кайтып тора.

    Гайниҗамал апа тыл һәм хезмәт ветераны, бик күпне күргән, күпне кичергән сугыш чоры баласы. Аның үсмер чагы авыр сугыш елларына туры килә. Сугыш башланганда аңа әле 14 яшь тә тулмаган була. Ул башлангыч белем генә алып кала. Тормыш авыр була, укуны дәвам итә алмый. Аны көче җитәр-җитмәс олылар белән бергә урман кисәргә җибәрәләр, тылдагы бөтен авыр эшләр алар җилкәсенә төшә. Тормышка чыккач та аркасыннан сыйпап тормыйлар, сугыштан соңгы авыр еллар була. Ул гомере буе терлекчелектә эшли - бозаулар, дуңгызлар карый. Тормыш иптәше колхозда шофер булып эшли. Ире шофер булып эшләсә дә, ул гомере буе, кул чалгысы белән печән чабып, аны кул арбасы белән тартып ташый. Печән чабарга бик оста була ул, ирләр шикелле. "Эштән соң җәяү, Әлбәден кырларына кадәр барып, печән хәзерли идем. Өйдә кайнана булгач, эштән кайткач, тиз-тиз генә йорт эшләрен карый идем дә, җәй көннәре чалгымны тотып печән хәзерләргә китә идем, аннан кайтам да тагын фермага эшкә китә идем. Җәй көне, печән вакытында, кырдан кайтып кермәдем инде», - дип искә ала ул хәзер. Ул 50 яшьтән 5 бала белән пенсиягә чыга, шулай булса да эшләвен дәвам итә. Аның 40 елдан артык хезмәт стажы бар. Ул эшен яратып башкара, бик тырышып хезмәт куя, мактау грамоталары, истәлек бүләкләре белән бүләкләнә. Гайниҗамал апа олы яшьтә инде, быел Ходай исәнлеген бирсә, аңа 23 августта 90 яшь тула. Сабыр, түзем, тырыш, уңган, хезмәт сөючән, зур хөрмәткә лаек, тыл һәм хезмәт ветераны ул безнең, Гайниҗамал апа.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: