Алга
  • Рус Тат
  • “Сугыш чорына кайттык, 1941 нче елга”

    Питрәч егетләре Глеб Бычков, Вадим Никитин һәм Александр Андреев Мәскәү янындагы сугышның 78 еллыгына багышланган "Москва за нами. 1941 год" дип исемләнгән хәрби-тарихи фестивальдә катнаштылар.

    Бородино кырындагы 1941 ел вакыйгаларын яңартып, реконструкторлар полковник Виктор Полосухин җитәкчелегендәге 32 нче Кызыл Байрак дивизиясенең батырлыгы турында тагын бер кат искә төшерделәр. 1941 елның октябрь вакыйгаларын реконструкцияләүдә Кызыл армия гаскәрләре башкалага таба ашкынучы Вермахтның моторлаштырылган өлешләренең һөҗүмен кире кайтара. Пехотага ике армия ягыннан да көчле бронетехника һәм артиллерия ярдәм итә.

    Чараны Бородино дәүләт хәрби-тарихи музей-тыюлыгы, Россия хәрби-тарихи җәмгыяте һәм Халыкара хәрби-тарихи ассоциация ярдәме белән РФ Мәдәният министрлыгы оештырган. Мәскәүне саклау өчен барган канкойгыч сугыш күренешләрен Россиянең 56 хәрби-тарихи клубыннан килгән 500дән артык катнашучы реконструкцияләнде.
    - Фестиваль узган урыннар әйтеп бетергесез матур иде. Һәркайда истәлекле һәйкәлләр, гаҗәеп пейзажлар. Сугыш хәрәкәтләре барган территория дә бик зур иде. Минем бар курыкканым пиротехниклар куйган минага эләгү булды, - дип билгеләп үтте Глеб Бычков.
    Безнең егетләрнең бу чарада катнашырга теләүләре очраклы түгел. Мондый тәҗрибәне алар беренче тапкыр быел җәй, Брест крепостеның Көнчыгыш форты өчен барган сугышны күрсәткән “Әлбәден “хәрби уеннары” фестивалендә алганнар. "Москва за нами. 1941 год” фестивале кысаларында һәр катнашучының үз бурычлары булган. Сугышчылар аерым полкларга һәм отрядларга бүленгән.
    - Мин сценарий буенча хезмәттәшем белән бергә эшләдем. Канкойгыч сугыш атмосферасын тулысынча торгызу “Мосфильм” киностудиясе пиротехниклары ярдәмендә башкарылды. Тавыш эффектлары һәм шартлаулар чын хисләр уята. Пиротехник миналар шартлаганда җир селкенгәндәй була, балчык чәчри, үзеңне чыннан да сугышка эләккән кебек хис итәсең. Моннан тыш, мин реконструкторларның бик белемле кешеләр булуын аңладым. Безгә Бородино музее буенча экскурсия үткәрделәр, без бу тарихи урынның бик күп нечкәлекләрен белдек. Моннан тыш, катнашучыларның барысы да бик ягымлы һәм юмор хисенә бай кешеләр булуын да билгеләп үтәсе килә. Мин мондый тәҗрибә алуыма бик шат һәм киләчәктә дә бик теләп хезмәттәшлек итәчәкмен, - дип тәэсирләре белән уртаклашты безнең районнан тагын бер катнашучы Вадим Никитин.
    Егетләрнең сүзләренә караганда, мондый тарихи реконструкцияләр ватанпәрвәрлек тәрбияләргә генә түгел, ә үз илебез тарихы турында яңа белемнәр алырга да ярдәм итә. Фестиваль дәвамында егетләр чын палаткалы лагерьда яшәгәннәр.
    - Анда бар да 1941 елдагы кебек булды, кием-салымнардан алып бөтен техникага кадәр. Күлмәкләр, гимнастеркалар шул вакыт рухына туры килде, - диде Александр Андреев.
    Егетләр шулай ук һәлак булган солдатларга хәрби хөрмәт бирү тантанасында да катнашканнар. Совет гаскәрләре 1941 нче елда бу урында немецларны 5 көнгә тоткарлаганнар. Шул вакыт эчендә фашистлар Голландияне яулап алганнар. Нәкъ менә биредә 28 панфиловчы мәңгегә үлемсез булып калган. Бу вакыйганы яшь питрәчлеләр гомер буе истә тотачак.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: