Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Сугыш кабатланмасын иде

Кешелек тарихындагы иң канкойгыч сугышның кайтавазы бүген дә сизелә. Күпме кешенең тормышы җимерелгәне, сугыш кырларында күпме кешенең гомере өзелгәне турында уйлавы да бик авыр.

Без, сугыштан соң туган яңа буын, ватандашларыбызның фронттагы батырлыкларын, Җиңүне якынайткан тыл хезмәтчәннәрен, Ватанны саклау өчен тудырылган партизан хәрәкәтләре турында истә тотарга тиеш. Төрле дини, милли карашларга карамастан, Совет кешеләре нинди батырлык кылган?
Татарстан Республикасыннан, минем районнан, авылымнан фронтка күпме кеше киткәнен санап бетерерлек түгел. Питрәч районында өч якташыма Советлар Союзы Герое исеме бирелде, алар арасында минем авылдашым Камалиев Галимҗан Камалиевич та бар. Ул 248 нче укчы полкның 1 нче минометлы ротаның расчет командиры, сержант була. Ленин ордены, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән. Ленино-Кокушкинода бер урам аның исемен йөртә.
Фронтка киткән барлык авылдашларны искә алганда, күңелне горурлык хисе биләп ала. Ленино-Кокушкинода һәр йорттан диярлек Ватанны сакларга китәләр. Күпләр имгәнә, инвалидлык ала, ә кемдер бөтенләй кырда ятып кала.
Бабабыз Канәфия Галиев сугыш башланганда ук киткән. Җиңүдән соң аның турында мәгълүмат эзли башлагач, аның хәбәрсез югалуы билгеле булды. Хәтер китабында аның 1943 елда Түбән Новгород өлкәсендә җирләнүе теркәлгән. Әби сөйләвенчә, бабай үз хатында яралы кешеләрне чанада ташуы турында язган булган. Тагын бер хәбәре булган, ә аннан соң бабай югалган.
Нәбиулла Гобәев кулсыз, контузия алып, сугыштан әйләнеп кайта. Салих абый Миндугулов, Сәетгәрәй абый Гадиев аяксыз әйләнеп кайталар. Ильяс Ганиев, Нигъмәт абый Яруллин Берлинга барып җиткәч, исән-сау кайтканнар. Рәхимҗан Сабир улы Яруллин фронтка китә һәм кире кайтмый, ул 1942 елда Белоруссиядә Холлинск районында Заплаткино (Царево) авылында үтерелә. Аның абыйсы Мөхәммәтхан Сабир улы Яруллинны 1941 елда фронтка алалар, 1944 елның июлендә Новгород өлкәсендә һәлак була. Ә бит аңа нибары 21 яшь була... Әтиләре Сабир Ярулла улы Яруллинның сугыш башланганда кулы яралана, ул күп кан югалта, Самарада хәрби госпитальдә ята. Хәрби хезмәткә яраксыз булу сәбәпле, Сабир абый өенә озатыла. Ул тылда да яшьләргә үрнәк күрсәтә, фронт өчен күп көч куя.
Хәтер китабында авылдашларым Җиһаншин Ш.З., Галиев Х.Г., Калинина М.Н., Батыршин Р.И., Галәветдинов Н., Галиев Г.Я., Гибатов И.С., Сафронов З.Н., Борисов А.И., Волков Н., Грязнов И.И., Кормачев И.Д., Лукин С.И., Борисов Н.Б., Сидоров В.Л., Игнатьев Н.О. һәм башкалар исәпләнә.
Алар киләчәк буыннар өчен мәңгелек үрнәк булачак. Безгә тыныч тормыш бүләк итүләре өчен рәхмәт аларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса