Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Сугыш һәркемнең язмышын уртак итте

Бөек Җиңүнең 74 еллыгы һәм “Аларның исемнәре мәңге күңелләребездә сакланыр” район проекты кысаларында, без “Безнең гаиләдә герой бар” дип исемләнгән хәтер акциясен дәвам итәбез. Безгә Питрәчтә яшәүче Наталья Тимофеевадан хат килде, ул анда үзенең ике карт бабасы – Пашня авылыннан Николай Арепьевич Репьев һәм Олан Иленнән Василий Демьянович Исаев турында язган.

Мин саргаеп беткән фотографияләргә карап бабаларымны еш искә алам. Алар турында туганнарым сөйләүләре, документлар һәм фотографияләр аша беләм, алар безнең гаиләдә кадерләп сакланыла.
Мин үткән белән хәзергене бергә бәйләргә һәм гаиләмдәге геройлар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында сөйләргә телим. Минем ике карт бабаем – икесе ике төрле кеше, икесенең дә язмышлары төрле, әмма аларны коточкыч сугыш һәм “Сугышчан хезмәтләре өчен” медале берләштерә.
Репьев Николай Арепьевич 1903 елда Питрәч районы Пашня авылында туган. Бөек Ватан сугышы башланганда ул аэродром хезмәт күрсәтү батальоны составында була. Батальон көнбатыш мөһим хәрби округына караган. Аңа ефрейтор хәрби исеме бирелгән. Ул мина-саперлык эшен бик яхшы белгән. Ару-талуны белмичә командованиенең барлык заданиеларын һәм йөкләмәләрен башкарган. 1942 елның гыйнварыннан минер вазыйфасында шәхсән үзе дошманның танкка һәм пехотачыларга каршы куелган миналарын зыянсызландыра. 198 данә дошман авиабомбасын юкка чыгара. Аның тарафыннан алдагы аэродромнарда 2917 данә мина куела, 1989 данә зыянсызландырыла, 29 данә яшерен мина юкка чыгарыла. Аның куллары белән 64 данә дошман фугасы зыянсызландырыла. 31 данә юкка чыгарыла. Ул бик кыю, батыр кеше иде. Командованиенең алдагы аэродромнарны дошман миналарыннан арындыру буенча заданиеләрен уңышлы башкарганы өчен Хөкүмәт бүләге – “Сугышчан хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләнгән ул. Аның аңа кадәр “Мәскәү оборонасы өчен” медале булган. Сугыштан ул хатыны һәм балалары янына кайта, район кулланучылар җәмгыятендә эшли. Николай Арепьевич Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 35 еллыгына ике генә көн калгада, 1980 елның 7 маенда вафат булды.
Икенче карт бабаем, Исаев Василий Демьянович, 1912 елда Питрәч районының Олан Иле авылында туган. Язмыш аны сугыш вакытында Ленинград фронтына, зенит-артиллерия полкына илтә. Аның карамагында “тормышка юл” - ул вакытта Ладога күле аша бердәнбер транспорт магистрале була.
Ул гади шофер, рядовой була. Аның машинасы һәрвакыт төзек булган, гел аварияләрсез эшләгән. Ул шулкадәр батыр һәм кыю була, дошманның артиллерия утлы миналары аша узып, начар юллардан сугыш кирәк-яракларын, ягулык-майлау материалларын, азык-төлекне вакытында китереп җиткергән, шуның белән хәрби бурычларны үтәүне тәэмин иткән. Бервакыт дошман авиациясе һөҗүме вакытында шәхсән үзе батарея өчен сугыш кирәк-яракларын ташыган. Ул кыюлыгы һәм батырлыклары өчен “Сугышчан хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләнгән. Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң ул хатыны һәм бердәнбер улы янына исән-сау әйләнеп кайта. Аның хезмәт эшчәнлеге гомеренең ахырына кадәр район редакциясендә үтә. Ул 1966 елда 54 яшендә вафат була.
Мин үземнең туганнарым белән горурланам! Аларга мәңгелек дан!
 

Хөрмәтле питрәчлеләр, гаиләләрегездәге геройлар турында язмаларыгызны “Редакциягә" тамгасы белән ТР, Питрәч авылы, Совет урамы, 34 нче йорт адресы буенча юллагыз яки algared@yandex.ru электрон адресына җибәрегез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса