Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Сугыш вакытында бырыбыз да эш дип яшәдек”

Матур традиция буенча Питрәч районының озын гомерле кешеләре олы юбилейлары уңаеннан илебез Президенты Владимир Путиннан шәхси котлаулар кабул итүләрен дәвам итә. Шушы көннәрдә Урта Ия авылыннан Анисья Семеновна Феопентова, Шәледән Сәйдә Кыямовна Мөхәммәдиярова һәм Кощактан Мария Михайловна Козлова Кремльдән шундый хат һәм район башлыгы Илһам Кашаповтан бүләкләр алды.

“ҮЗЕМНЕҢ ТУГАН “КЕЧЕ КЫТАЙДАН” БЕР КАЯ ДА КИТМИМ”
Анисья Семеновна ихлас котлаулар кабул иткәннән соң озын һәм авыр тормыш юлы турында хатирәләре белән уртаклашты. Аның туксан яшьтә булуына да карамастан, хәтере яхшы булуы сокландыра.
- Урта Ия – минем туган авылым, мин монда тудым, үстем, гомер иттем. Безнең гаиләбез зур иде: сигез бала үстек. Мин өченче бала, бик яшьтән йорт хуҗалыгы эшләрендә булыша башладым. Без үсә төшкәч, сугыш башланды шул вакытта олылар белән беррәттән колхозда эшләдек. Әтиебез һәм өч ир туганыбыз фронтка китте. Аларның берсе Степан, яу кырында һәлак булды, әтиебез һәм ике бертуганым сугыштан әйләнеп кайттылар, - дип искә ала Анисья Семеновна.
Сугыш вакытында без, олылар да, кечеләр дә эштә булдык. Иртә таңнан караңгы төнгә кадәр тырышып эшләдек. Бик кечкенә балалар да печән ташыды, ат йөртте, терлекләргә су эчертте, ашатты. Печәнне җыеп бетермичә кырдан бер кем дә кайтып китми иде.
Безнең авылда Митяй дәдәй бар иде, ул фронттан яраланып кайтты, аны тракторчы итеп эшкә куйдылар, ә мине аның ярдәмчесе итеп билгеләделәр. Бүгенгедәй хәтерлим, 9 май – тыныч, кояшлы көн иде, без аның белән кырда идек. Безнең янга Питрәчтән вәкаләтле килүен күреп алдык, ул вакытта эшне катгый тикшерәләр иде, ул безгә еш килә иде. Ә бу юлы ул кулларын болгый-болгый “Сугыш бетте, сугыш бетте!” дип кычкыра-кычкыра чабып килә иде. Без шатлыгыбыздан елап җибәрдек.
Сугыштан соң Анисья Семеновна колхозда эшләвен дәвам итә. Бәйрәм хөрмәтенә кигән киемен медальләр бизәп тора. Алар арасында хезмәт ветераны һәм герой-ана медальләре дә бар. Ул ире Александр белән биш бала тәрбияләп үстергән. Хәзер алар әниләрен кайгыртып яши. Юбилейга барлык оныклары һәм оныкчыклары да кайтырга вәгъдә иткән. Алар өчен зур өстәл хәзерләнгән.
- Минем ярдәмчеләрем булмады, шулай да колхоз эшен беркайчан да калдырмадым, балалар яследә үсте, - ди ул.
- Элек безнең авылны кечкенә Кытай дип атыйлар иде, чөнки монда гаиләләр күп балалы, кемнеңдер биш баласы, ә кемнеңдер уникешәр баласы бар иде. Шуңа күрә монда ясле актив эшләгән, - дип сүзгә кушылды Надеждино авыл җирлеге башлыгы Искәндәр Галәветдинов.
Әмма бу күптән булган, кайчандыр балалар шау-шуыннан гөрләп торган Урта Ия авылы хәзер бушап калган, монда унлап йортның гына капкасы кышка йозакка бикләнми. Кичләрен Анисья Семеновнаның йорты тәрәзәсеннән генә ут күренә. Әлегә ул балаларының кышка шәһәргә алып китәбез дигән үгетләүләренә бирешми.
- Минем энем монда янәшәдә генә яши, улым да кайтты – беркая да китмим, - ди ул.


ГОМЕРЕН ЯКЫННАРЫН КАЙГЫРТУГА БАГЫШЛАГАН


Сәйдә Кыям кызы Мөхәммәдиярова Шәле авылында туган. Аларның гаиләсендә алты бала - ике кыз һәм дүрт малай була. Әтиләре сугышка китә һәм яу кырында һәлак була. Берникадәр вакыттан соң әниләре дә үлә, гаиләдәге олы кыз Саҗидә якыннары турында кайгыртуны үз өстенә ала. Тиздән ул кияүгә чыга, ата-ана йортыннан китә. Ул вакытта Сәйдә Мөхәммәдиярова энеләренең әниләренә әверелә: йорт эшләрен алып бара, колхозда эшли. Энеләре хакына үзен кызганып тормый, күп нәрсәдән баш тарта. Ул бик матур кыз була, аңа авыл егетләре дә мәхәббәтләрен аңлатмый түгел. Әмма Сәйдә барысын да кире кага, ул яраткан энеләренең тормышларын җайламыйча, кияүгә чыгу турында уйламаган да. Шулай килеп чыга да, барысын да аякка бастыргач кына, ул үз гаиләсен кора. 32 яшьтә Мөхәммәтгали исемле егеткә кияүгә чыга. Алар өч бала тәрбияләп үстерәләр, алар әти-әниләренә алты онык бүләк итәләр, ә алары исә алты оныкчык. Хәзер Сәйдә Кыямовна тормыш иптәше белән улы һәм килене белән яши. Сәйдәне якыннары турында кайгырту, җаваплылык хисләре ташламый. Юбиляр туганнарына акыллы киңәшләре белән, хуҗалык эшләрендә ярдәм итеп кенә калмый, ә каты авыручы ирен дә тәрбияли. Алар 60 елга якын бергә гомер итәләр.
- Безнең әни һәрвакыт актив, күңелле, тормышка гашыйк кеше булды, ул бүген дә шундый булып кала бирә, - диде юбилярның килене Минзәлия Мөхәммәдиярова. – Ул зарланырга яратмый, безнең эш-мәшәкатьләрне җиңеләйтү өчен көченнән килгәннең барын да эшли. Аны оныклары бик ярата, ул аларны иркәли, тыңлый, аларның уңышларына сөенә, аларга хәер-фатихасын бирә. Кайнанам минем өчен һәрчак үрнәк булды, ул көчле хатын-кыз, аның белән утын да, суын да кичәргә була. Аның зирәклеге аркасында өйдә һәрвакыт хөрмәт, ихтирам, мәхәббәт, бер-береңне кайгырту хисләре хөкем сөрә.


УЛ АК ТӨЛКЕЛӘР БЕЛӘН МӘСКӘҮГӘ КАДӘР БАРГАН
Мария Михайловна Козлова чыгышы белән безнең районнан. Ул Кощак авылында (ул вакытта Барановка авылы) күп балалы гаиләдә туып-үскән. Сугыш вакытында аңа күп кенә яшьтәшләре кебек үк төрле эшләр үзләштерергә туры килгән, ул сыерын да сауган, бозавын да караган. Соңрак Мария Козлова хезмәт эшчәнлеген ак төлкеләр белән бәйли: аларны тәрбияләгән, үрчеткән, иң яхшы җәнлекләрне Мәскәүгә күргәзмәгә кадәр алып барган, аннан медальләр алып кайткан. Ул пенсиягә чыкканчы җәнлек совхозында эшләгән. Мария Козлова югары уңышларга ирешә һәм Хезмәт Кызыл Байрагы Орденына лаек була.
Сугыш беткәннән соң аның олы абыйсы фронттан әйләнеп кайтмаган. Аның үлеме турында кәгазь алмаганнар, солдатны хәбәрсез югалган дип таныйлар. Шулай да 27 елдан соң ул Ерак Көнчыгышта табыла – ул сау-сәламәт, исән булып чыга. Мария Козлова өчен бу чын могҗиза була, ул инде яраткан абыйсын кабат күрүдән өметен өзгән була. Бу шатлыклы вакыйганы аларның әти-әниләре генә күрми кала, алар улларын күрмичә гүр ияләре була.
Юбиляр искә алуынча, абый-сеңел бер кичтә аерым яшәгән еллары турында сөйләшәләр. Шуннан бирле аралашып яшиләр, гаиләләре белән очрашып торалар, аерым яшәгән елларын тулыландырырга тырышалар.
Мария Михайловна ире белән алтын туйга кадәр яшәгән – алар бер-берсенә терәк булып илле елдан артык бергә гомер иткәннәр, ике кыз тәрбияләп үстергәннәр, хәзер юбиляр аларның игътибарын, кайгыртуын тоеп яши. Шулай ук Казанда яшәүче оныгы да әбисеның хәлен белеп тора.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса