Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сугыш ветераны Михаил Козловка 93 яшь тулды

Ветеран Питрәч авылында яши.

Аны истәлекле дата белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хәбибуллин, «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Эльвира Хәйруллина килгән иде. Юбилярга котлау открыткасы һәм бүләкләр тапшырылды.

Бу көн  Михаил Васильевич өчен  истә калырлык булды. Башта фронтовик яши торган йорт каршыннан яшь армиячеләр үтте, ә аннары мәдәният бүлеге коллективы аның өчен мини-концерт оештырды. Әлбәттә ветеран мондый сюрпризга шатланып туя алмады.  Ул аларга рәхмәт йөзеннән елмаеп, кул болгады.  Чыгыш ясаучыларга кушылып, танылган «День Победы» һәм «Катюша» җырларын да башкарды.  Олыларның аздан да күңеле була, Михаил Васильевичның да  күңеле тулды, ул күз яшьләрен тыеп кала алмады...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Бөек Җиңүнең 75 еллыгы