Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сукбай этләр нигә кимеми

Питрәч районында котыру авыруы очраклары артканнан арта бара. Бу проблема ветеринария белгечләрен борчып кына калмый, ә хафага салды. Хәбәрчебез Фәния Михеева Питрәч район ветеринария берләшмәсе башлыгы урынбасары Наталья Петрушинадан бу турыда сорашты.

- Кызганыч, әлеге фактны кире кагып булмый: 2014 ел белән чагыштырганда 2015 елда котыру очраклары ике тапкырга күбрәк артты. Әгәр 2014 елда 6 очрак теркәлгән булса, узган елда бу сан 14кә җитте. 2014 елда котыру авыруы биш очракта төлкеләрдә, бер очракта атта, узган ел мөгезле эре терлек, эт һәм мәчеләрдә күзәтелде. Шуны әйтергә кирәк, котыру авыруы таралу урыны киңәя бара.

- Котыру авыруы очраклары кайларда ачыкланды?

- Узган ел әлеге чир Көлкәмәрдә, Салкын Чишмәдә мәчеләрдә, Колайда һәм Кибәчтә этләрдә күзәтелде. Игътибарны моңа юнәлтүем очраклы гына түгел. Йорт хайваннарының да котыру авыруын йоктыру куркынычы бар, чөнки хуҗалары аларны урамга чыгарып йөртә, алар башка хайваннар белән бәйләнешкә керә һәм ирексездән инфекция йоктыра.

- Аларны авыру йоктырудан саклап калу юлы бармы?

- Вакцинация. Һәм без аны даими эшлибез. Кызганыч, барлык хайваннарның да хуҗалары вакцинациянең мөһим булуын аңлап җиткерми, моңа җиңел карыйлар, хайваннарына вакцина ясатудан баш тарталар, шуның белән аларны гына түгел, ә үзләрен дә куркыныч астына куюларын аңламыйлар.

- Йорт хайваннары белән барысы да аңлашылды, ә менә сукбай хайваннар белән нишләргә?

- Инфекция, шул исәптән котыру авыруын иң актив таратучы булып, хуҗасыз эт һәм мәчеләр дә булырга мөмкин. Моннан чыгу юлы бер генә - аларны аулау. Мондый хайваннарны Казанның "Ветеринария йортында" кабул итәләр. Сукбай хайваннар - бу кешенең җавапсызлыгы, әлеге мәсьәләгә битараф булуы нәтиҗәсе. Халык арасында даими эш алып барырга кирәк. Әгәр кеше эт яки мәче асрый икән, ул аларны яхшы шартларда тотарга тиеш, әйләнә-тирәдәгеләргә куркыныч тудыруга юл куярга тиеш түгел. Бу эт мине туйдырды дип, аны урамга чыгарып ташларга ярамый. Авыл җирлекләрендә дә даими эш алып барылырга тиеш. Җавапсыз хуҗаларны җаваплылыкка тартырга кирәк. Бу кеше сәламәтлеге мәсьәләсе дә бит. Икенчедән, хайваннарны печү әлеге проблеманы хәл итүнең бер юлы булып тора. Район ветеринария берләшмәсендә түләүле операция ясатырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса