СВО ветераны Кирилл Дмитриев аучылык кагыйдәләрен бозуларны ачыкларга булышты
Бу хакта биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фото: Биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты матбугат хезмәте
Махсус хәрби операция ветераны, лейтенант Кирилл Дмитриев үзенең иҗтимагый эшен табигатьне саклау буенча штаттан тыш инспектор сыйфатында дәвам итә. СВО ветераннарына ярдәм итү инициативасын республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов башлап җибәрде.
Узган ялларда ул районара бүлек башлыгы Вячеслав Кузнецов, лицензия-рөхсәт бирү хезмәте хезмәткәрләре һәм ОМОН белән бергә Питрәч районында рейд үткәрде. Чара аучылык кагыйдәләрен бозуларны булдырмауга юнәлдерелгән иде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча РФ КоАП 8.37 маддәсе буенча алты административ беркетмә төзелде (аучылык кагыйдәләрен бозу). Моннан тыш, рейдта катнашучылар махсус саклана торган табигать территорияләрендә хокук бозуларны булдырмау өчен профилактик эшләр башкардылар һәм кыргый хайваннар өчен җимлекләрнең торышын тикшерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia